90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин театрында тематик лекцияләр дәвам итә!

26 нчы апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Театр журналистлары клубы һәм барлык кызыксынган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен чираттагы лекцияләр булды. Театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе эксперты Н.Р.Игъламов “Спектакльне анализлауга кереш. Рецензия жанрлары”, Сәнгать белеме дәүләт институтының фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе эксперты Е.И.Рябова (Мәскәү) “Фестивальләр эшен һәм башка мөһим театр вакыйгаларын яктырту. Процессны тышкы һәм эчке яктан күзәтү” дигән темаларга лекцияләр укыды. Әлеге тематик лекцияләр Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында уза.