90 СЕЗОН

Новости

Тинчурин сәхнәсе тәмәке төтенендә! («Татарстан» журналы, автор — Руфия Рәхмәтуллина)

Кичә, бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Шах…Мат!” моноспектакленең премьерасы бара.

Әлеге форматтагы спектакль театр тормышында беренче тапкыр куела. Сәхнәдә бердәнбер герой – гаделлек эзләүче Прокурор. Аны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин уйный. Спектакльнең режиссёры — Марсель Мәхмүтов. Пьессаның авторы — Ләйлә Сәләхәтдинова.

Спектакль дәвамында елыйсың да, төп герой өстәл, караватларны әйләндереп ташлаганда, йөрәгеңне дә тотасың, тәмәке төтененә буыласың да. Монда син тыныч кына утыра алмыйсың: берьюлы әллә ничә тойгы кичерәсең, пистолеттан аткан тавышлардан урыныңнан сикереп торасың. Монда син янасың, көясең!

Әйе, татар театры өчен бу яңалык. (Соңгы елларда Тинчурин театры нәкъ менә шуңа басым ясый да). Спектакльгә ял итәргә барган тамашачы өчен “Шах… Мат!” бәлки бик ошап та бетмәс. Әмма ул, һичшиксез, күңелдә калачак.

Рөстәмнең таланты турында аерым әйтергә кирәк. Сәгатьтән артык берүзең тамашачыны авызыңа каратып тор әле! Кыскасы, бар дөньяны онытып тамаша карыйсыгыз килсә, “Шах… Мат!”ны барып күрегез.

Спектакль бүген, 14 һәм 26 нчы апрель көннәрендә булачак.

Автор — Руфия Рәхмәтуллина;

Чыганак — «Татарстан» журналы, http://protatarstan.ru/tinchurin-sahnasendya-tamake-totendya/

Дата: 14.04.2021