Яныңда самавыр торбасыннан телескоп ясаучы, төннәрен капка төбендә йолдызлар күзләп утыручы хыялыең бармы? Булса, син бәхетле, җаным! Юк, ул акылыннан язмаган. Берүк, сындыра күрмә канатларын! Шәрифә әби кебек ялгышма…
Гыйззәт бабайның зур хыялына таба үткән юлын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актёрлары күрсәтте. Сүзем Салават Әбүзәровның “Хыялый” әсәре турында булыр. Махсус Башкортстаннан чакыртылган яшь режиссер Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән әлеге лирик комедия – театрдагы 86 нчы сезон премьераларының берсе.
“Күңелем бүген канатсыз очарга талпына…”
Авыл читендә, табигатьнең иң гүзәл почмагында бер йорт тора. Анда бар да үзгә: йолдызлар да яктырак, һавасы да чистарак, үләне дә шифалырак, хәтта әтәчләре дә төнлә кычкыра… Шул йорт янындагы келәт түбәсендә кеше күзе күрмәгән “прибор”, ә аның янында Гыйззәт бабай утыра.
Җир кешесе түгел шул ул. Әнә карчыгы, кичкырын гына өй мәшәкатьләрен кайгыртып, картына “мырлап” йөри, ә бабайга барыбер: келәт түбәсеннән төшәргә исәбе дә юк. Күккә таба омтыла ул, йолдызлар янына! Бәхетен дә җирдән түгел, күктән эзли. Бу дөнья кысан Гыйззәт бабайга. Ни өченме? Соң, хыялы гаҗәеп зур бит! Шул хыял дип янып-көеп яшәгәнен юләрлек дип атаулары гына кызганыч булды…
Ничә еллар бергә гомер иткән, кайгысын да, шатлыгын да бүлешкән кешесе, карчыгы Шәрифә әби – чып-чын реалист. Аның өчен ак бар да, кара бар. Менә гаҗәп! Ике абсолют каршылык ничек яши алды икән? Ничәмә-ничә хыял төптән чабылгандыр, мөгаен… Хәер, Гыйззәт бабай яратып өйләнмәвен яшерми дә. Шәрифәсен хөрмәт иткән ул, шуннан артык берни юк.
Гыйззәт ролен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов башкара. Ул үз героеның тормыш фәлсәфәсен тәнкыйтьләргә ашыкмый:
– Кеше хыялланмаса, алдына зур максатлар куймаса, ә иң мөһиме, яратмаса, яшәми дигән сүз. Гыйззәт андыйлардан түгел. Үрнәк алырдай яклары байтак.
“Күкләргә чөйде җанымны мәхәббәт канатлары… ”
Берзаман шушы йортка күктән гаҗәеп бер матдә төшкәндәй була. Алар белән Йолдыз исемле яшь табибә яши башлый. Исеме җисеменә шулкадәр туры килә! Барысы да Гыйззәт бабайны күктән җиргә төшерергә тырышканда, Йолдыз аны җирдән күккә күтәрә. Әйтерсең алар икесе дә – бер галәмнән. Менә шушы Йолдыз киредән канатлар куя да инде Гыйззәт бабайга.
Шәрифә әби генә аяк чала картына. Гыйззәт бабайның канатларын сындыра ул. Үз гаебен соң гына аңлый шул…
Шулай ярыймыни? Якын кешеңнең хыялын ничек алып таптарга була? Бер-береңне аңламый яшәгәч, була икән.
Аңа гына түгел, “хөкүмәт кешесе”нә дә канатлар куя Йолдыз. Монысы инде – тапталган мәхәббәт тарихы: авылга кайткан яшь белгечләргә иң беренче авыл башлыклары гашыйк була. Ләкин монда бераз башкача: рәис образы тулысынча йоткан геройның Кеше булырга омтылышы, хыялы бар.
«Син булгансың икән минем язмышым бүләге…”
Пьесаның финалы аеруча көчле булды. Гыйззәт бабай бәхетен күктән эзләп ялгышканын аңлады. Әллә кайчан җирдән тапканын аңламыйча яшәгән ләбаса.
“Хыялый”ның үзенчәлеге – вакыт чигенешләре. Спектакль барышында яшь Гыйззәт белән Шәрифә дә күренгәләп алды. Тик алар тел белән түгел, бию хәрәкәтләре белән аңлашты.
Бу алымга карата тамашачы фикере икегә бүленде. Берәүләр хореограф Алинә Мостаева куйган биюләргә сокланса, икенчеләр аларны “пошлость” дип атады. Бу биюләр өчен Mубай (Илдар Мөбарәкшин) җырлары сайланган иде. Аның да башкару стилен аңламаучылар байтак булды. Югыйсә, Mубай барыбыз да яраткан халык җырларын башкара. Стилен генә үзгәрткән, “яшьләрчә” итеп җырлый. Шуңа күрәдерме, спектакльдә яшьләр байтак күренде.
– Спектакльләр карарга еш йөрсәм дә, мондыйны беренче тапкыр күрәм. “Хыялый” үзенең стандарт булмавы белән җәлеп итте. Татар театры яңа биеклеккә күтәрелер, дигән өмет тә туды хәтта, – дип уртаклашты фикерләре белән студент Фәридә Мөстәкыймова.
Тормыш тәҗрибәләре зуррак, дөньяга карашлары киңрәк өлкәнрәк кешеләр исә татар спектакленең үз йөзе булмаганга борчыла. “Хыялый”да да рус спектакльләре алымнарын күреп алганнар.
Автор — Лилия Гыймазова
Тулырак — https://vatantat.ru/2019/10/tinchurinda-chirattagy-premera-hyyalyj/
Фотограф — Салават Камалетдинов, «Татар-информ».