90 СЕЗОН

Новости

Театрда Равил Заһидуллин күргәзмәсе эшли!

Дуслар! Театрыбызда Рәссамнар берлеге әгъзасы, тарихи картина жанрында әйдәп баручы талантлы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил Габделбәшир улы Заһидуллинның Г.Тукай иҗатын чагылдырган күргәзмәсе эшли. Театр фойесында урын алган әлеге уникаль күргәзмә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.