90 СЕЗОН

Новости

Театраль Сабантуй батыры бәйрәмгә чакыра!

Татарстанның атказанган артисты, «Театраль Сабантуй»да ике тапкыр батыр калган артистыбыз Алмаз Фәтхуллин «Татарстан радиосы»нда бәйрәмнең күңелле мизгелләре белән уртаклашты.
Театрыбызның талантлы артисты Салават Хәбибуллин исә «Галәм.Әгъләм» спектакле турында сөйләде.
Дуслар! Сезне Театраль Сабантуйга һәм «Галәм. Әгъләм» спектакле премьерасына көтеп калабыз!