90 СЕЗОН

Новости

СӘХНӘ ПАТШАБИКӘСЕ ЮБИЛЕЕН СӘХНӘДӘ УЗДЫРДЫ («ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ САЙТЫ 24.12.18, АВТОР — АЛИЯ ӘБРАРОВА)

Бар гомерен, көчен халыкка хезмәткә багышлаган бөек шәхесләребез, Аллага шөкер, “бар” дип горур төстә әйтә алабыз. Милләтпәрвәрләребез арасында аерым урынны, һичшиксез, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова алып тора.

Театр өлкәсендә 55 ел эшләү дәверендә Исламия ханым 150 дән артык төрле пландагы образлар иҗат итте, халык мәхәббәтен яулады, Татар театры үсешенә, алгарышына зур өлеш кертте.

21 декабрь бөек артисткабыз үзенең газиз йорты – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры – бинасында 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. Исламия ханым бу көнне яраткан тамашачысына зур бүләк ясады: күпләр яратып өлгергән, “Син бит минем бергенәм” спектаклен тәкъдим итте. Тамашачының елый-елый, бар дөньяларын онытып, спектакль караулары, Исламия ханымның артистка гына түгел, талантлы оста режиссер икәненә тагын бер кат инандырды.

Спектакльдән соң Исламия ханым алкышларга, чәчкәләргә, котлауларга күмелде!!! ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан театрларыннан кунаклар, Әлки районыннан килгән якташлар, Ташкент, Уфа, Мамадыш якларыннан килгән кунаклар, яраткан гаиләсе һәм, әлбәттә, Тинчурин театры коллективыннан һәм башка, һәм башка кунаклардан котлаулар кабул итте.

Тамашачының яратуы, үз итүе – халык мәхәббәте барысыннан да өстен һәм кадерле! Яраткан тамашачысы тирән ихтирамын белдереп, бөек артистканы басып каршы алды, бар яратуын алкышларга кушып, зал яңгыратып кул чапты. Данил Салихов хаклы рәвештә, Исламия ханымны “сәхнә патшабикәсе” дип атамагандыр. Менә нинди була икән ул – халык мәхәббәте!!!

1234

«Идел» журналы сайты, 24.12.18, автор — Алия Әбрарова

http://idel-tat.ru/maxmutova/