90 СЕЗОН

Новости

Ренат Шамсутдинов: «В житейском плане более активны женщины»

Августның соңгы көннәрендә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның Салмачы бистәсендәге йортларында кунакта булып кайттым. Бүген биредә олы кызы Лилия Мәхмүтова белән кияүләре Ренат Шәмсетдинов яши. Әңгәмә геройларымның быел юбилей еллары. 22 майда Ренат абыйга – 50, ә 12 сентябрьдә Лилия ханымга 55 яшь тулды.

– Пандемиядән соң шушында яшәп калдык. Казандагы фатирда улыбыз тора, – дип каршы алды Лилия апа.
Ренат абый бакчада шашлык пешереп йөри иде. Өйгә кердек. Урамдагы эсселектән соң агач йортта рәхәт кенә! Залга уздык. Ап-ак чәчәкләрен көчхәл белән күтәреп торган орхидеялар, идәндә зур матур гөлләр күзне
иркәли. Араларында Исламия апаныкылар да бар икән.

– Ренат абый бар эшне дә үзе белеп башкарамы? Әллә артыннан этеп җибәрергә кирәкме?
– Мин аңа: “Ренат, минем бер юләр идеям бар”, – дим. Ул инде: “Сөйләп
кара”, – ди. Сөйлим. Аннан ул аны биш-алты көн уйлап йөрергә мөмкин.
“Эшлисеңме соң?” – дигәч: “Тукта, уйлыйм ич әле”, – ди. Аннан инде бик тиз генә эшләп куя. Бер эшкә тотынса, чәй эчәргә дә алып кереп булмый.

– Лилия апаның минуслары бармы?
Ренат абый:
– Икебезгә дә җитәрлек кирелеге, “алай ярамый”, дип “табу” куйган
әйберләре бар. Мин аны начар ягы дип әйтмәс идем. Уйлап карасаң, ул
бит яхшы булсын дип киреләнә. “Ярамый” ди икән, ул дөрес әйтә. Мин аңа яраклашам. Тормышны күбрәк хатын-кыз алып бара.

– Туган көннәргә, юбилейларда бер-берегезгә бүләк бирешәсезме?
Ренат абый:
– Лилия юбилейга мангал бүләк итте менә. Хәзер шашлыкны бөтенләй
башкача пешерәм. Элек күмерләнеп янып чыга иде, хәзер кызарып
кына пешә.

Лилия ханым:
– Кирәкле әйбер бирергә яратам…

Язманы тулысынча «Акчарлак»ның  36 саныннан (14 сентябрь) укый аласыз.

Автор: Назиля Хузина

Источник: газета «Акчарлак»

Ренат Шамсутдинов: «В житейском плане более активны женщины»
Ренат Шамсутдинов: «В житейском плане более активны женщины»