90 СЕЗОН

Новости

“Нәүрүз” театр фестивалендә – “Шобага”!

Хөрмәтле тамашачылар! 9 нчы июнь, 18.30 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, Буа дәүләт сатира театры “Шобага” спектаклен күрсәтә. Режиссеры – Тимур Кулов. Дуслар! Авыл хатыннарыннан алган интервьюга, чынбарлыкка нигезләнеп иҗат ителгән, халык җырлары, уеннары, гореф-гадәтләре белән үрелгән спектакльгә рәхим итегез!