90 СЕЗОН

Новости

“Нәүрүз” театр фестивалендә – “Хуҗа Насретдин”!

Хөрмәтле тамашачылар! 11 нче июнь, 18.30 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе “Хуҗа Насретдин” музыкаль комедиясен күрсәтә. Авторы – Нәкый Исәнбәт, музыка авторлары – Җәүдәт Фәйзи, Ильяс Камал. Дуслар! Гаделлек өчен көрәшүче җор телле тапкыр хуҗа турындагы үзенчәлекле спектакльгә рәхим итегез!