90 СЕЗОН

Новости

М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры “FOLKS” спектаклен тәкъдим итте!

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале тамашачыларны төрле театрларның заман сулышын тоеп иҗат ителгән спектакльләре белән сөендерүне дәвам итә. 16 нчы сентябрь, 18.30 сәгатьтә, М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры, фестиваль кысаларында, Степан Пектеевның “FOLKS” спектаклен тәкъдим итте. Җиде телдә уйналган спектакльне тамашачылар да, театр белгечләре дә уңай бәяләде.
Кадерле тамашачыларыбыз! Тематик очрашуларга һәм Фестиваль спектакльләренә рәхим итегез!