90 СЕЗОН

Новости

«Могҗиза» студиясе: үзенчәлекле балалар белән эшләү тәҗрибәсе («Азатлык радиосы»)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Могҗиза» театр студиясе эшли. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар татарча театр сәнгатен өйрәнә. Балаларын монда йөрткән ата-аналар балаларында уңай үзгәрешләр сизәбез, ди. Азатлык «Могҗиза» студиясе дәресләрендә булып кайтты.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган ел “Могҗиза” театр студиясе эшли башлады. Бу – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр осталык буенча шөгыльләнүче иҗат берләшмәсе. Биредә төрле балалар йөри: кемдәдер Даун синдромы, кемдәдер ДЦП диагнозы һәм башкалар. Башта җиде бала язылган булса, бүгенге көндә унбишкә җиткән. Кемдер даими йөри, кемдер төрле сәбәпләр аркасында остаханәләргә килә алмый кала. Әмма бөтен ата-аналар да балаларда үсешне күрәбез дип куана. Әлеге вакытта балалар вакытлыча студия дәресләренә йөрми. Коронавирус. «Балаларны саклыйбыз, кемдер җәмәгать транспортында килергә мәҗбүр, театрда алар белән чикләнгән кеше саны эш итсә дә, аларны да, артистларны да куркыныч астында куясыбыз килми», дип аңлаттылар театрда. Әмма педагоглар балалар белән дәресләрне сагынабыз дип искәртте.

Автор — Римма Әбдрәшитова;
Чыганак — «Азатлык радиосы», https://www.azatliq.org/a/30944122.html