90 СЕЗОН

Новости

“Могҗиза” “Поверь в себя” фестивалендә катнашты!

Театрыбыз каршында оешкан сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе “Поверь в себя” Республика балалар иҗаты фестиваленең Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Гала-концертында катнашты. Талантлы егетләребез һәм кызларыбыз әлеге фестивальдә актив катнашканнары өчен Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зариповның Рәхмәте һәм ТР Мәдәният министрлыгының ТР Милли музеена бушлай чакыру сертификаты белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
Белешмә. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Баянчы – Алмаз Ахунов. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
“Могҗиза” ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Бирегә йөрүче балалар арасында рус милләтеннән булганнары да бар.