90 СЕЗОН

Новости

Машинасы – Минзәләгә, рәхмәте Апаска китте («Ватаным Татарстан», Лилия Гыймазова)

Апаслыларның Сабантуй мәйданы суынырга өлгермәде – узган ялда ул республиканың дәүләт театрларын үзенә җыйды. Ә сәбәбе гади – XIII Театраль сабантуй. Бәйрәмне без дә күреп кайттык.

Театраль сабантуйның башы 2005 елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Тинчурин театры инициативасы белән, Татарстанның Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә, Татарстан Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Татарстандагы дәүләт театрлары артистларын бер мәйданга җыйган тәүге Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында узган иде. Быел эстафетаны Апас районы алды.

Театраль сабантуйга сигез дәүләт театры: Тинчурин, «Әкият», Кариев, Чаллы, Минзәлә, Әтнә, Буа, Түбән Кама театры коллективлары килгән иде. Камаллылар күренмәде, сәбәбен «таҗвирус»ка бәйләделәр. Чагыштыру өчен: 2018 елда әлеге бәйрәмдә республиканың 12 дәүләт театры катнашкан булган.

– Без инде әлеге бәйрәмне шактый районнарда уздырырга өлгердек. Апаста да бик кунакчыл халык яши, безне бик яхшы каршы алдылар. Ә без, үз чиратыбызда, сезнең белән матур итеп бәйрәм итәргә әзерләнеп килдек, – диде Тинчурин театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов.

Театраль сабантуй – артистларны бер урынга җыеп, арыганчы ял иттерә торган бәйрәм ул. Күпчелеге театраль сезонны ябып, тыныч күңел белән бәйрәм итә, кемнеңдер «отпуск»ка кадәр бер-ике спектакльдә катнашасы бар. Ничек кенә булса да, артистлар өчен мөһим бәйрәм. Тик тамашачыларның гына артык исе китмәгән, ахры: район Сабан туена килгән кешенең чиреге дә юк, диеште кунаклар.

Нәтиҗәләргә күчкәнче, уеннарның үзләренә тукталыйк әле. Барлык ярышларда диярлек, шул исәптән көрәштә дә театр артистлары гына катнашырга хокуклы. Театраль сабантуйны тамаша кылырга килүчеләр өчен ике уен – күркә җыю һәм су өстендәге авыш багана буйлап йөрү әзерләнгән иде, һәркайсында бишәр җиңүчене ачыкладылар. Калган уеннарда артистлар гына катнашса да, традицион Сабантуйдан аз гына да ким булмады. Һәрхәлдә, вакытын исәпкә алмасак. Йомырка салган кашык кабып йөгерү, таяк тартышу, көянтә-чиләк белән йөгерү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш һәм башка уеннарны дүрт сәгать дигәндә тәмам итеп куйдылар.

Гомуми уен нәтиҗәләре буенча, Театраль сабантуйда Минзәлә һәм Буа театрларына тиңнәр булмады. 14 уенда призлы урын алды алар. Буалылар Апаска якын гына инде, мәйданы да таныштыр, үзләре дә актив халык. Татарстанның икенче башыннан ук килеп, гомуми нәтиҗәдә генә түгел, милли көрәштә дә (аңа без соңыннан әйләнеп кайтырбыз) калган иптәшләрен артта калдырган Минзәлә театры артистларын билгеләп үтми булмас. 11 уенда яхшы нәтиҗә күрсәткән Тинчурин һәм Кариев театрлары – икенче, җиде призлы урынга лаек булган Түбән Кама һәм Әтнә дәүләт театрлары өченче урында калды.

Сабан туеның традицион уеннарыннан тыш, театр артистлары бию марафонында да «бил алышты». Болай да артыгы белән эссе көн иде ул, һәр театр исеменнән мәйдан уртасында ут чыгарган парлар тагын да кыздырды тамашачыны. Утырып та, чирәмгә ятып та биеде шул алар. Ахыр чиктә, иң яхшылары булып Кариев театры артистлары табылды.

Артист халкы көрәшә беләме?

Башка Сабантуйлардагы кебек үк, Театраль сабантуйда да төп игътибар милли көрәш узучы мәйданда иде. Кайбер нәтиҗәләр белән үзегез дә танышыгыз әле.

ВРЕЗКА:

70 килограммга кадәр авырлыкта

1 урын – Илфат Гыйбадуллин (Кариев театры);

2 урын – Фаяз Хөсәенов (Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры);

3 урын – Ринат Әкбәров (Буа дәүләт сатира театры).

 

70–80 килограмм авырлыкта

1 урын – Илфак Хафизов (Тинчурин театры);

2 урын – Харис Хөснетдинов (Тинчурин театры);

3 урын – Илнар Низамиев (Кариев театры).

80 килограммнан югары авырлыкта

1 урын – Нәфис Гайфуллин (Минзәлә Татар дәүләт драма театры);

2 урын – Илназ Хисмәтуллин (Минзәлә Татар дәүләт драма театры);

3 урын – Илдар Халиков (Минзәлә Татар дәүләт драма театры).

Күргәнегезчә, монда да Минзәлә театры артистларына тиңнәр булмады. Театраль сабантуйның абсолют батыры Нәфис Гайфуллин исә мәйданнан тәкә һәм машина алып кайтып китте.

– Көрәш белән яшь вакытта шөгыльләнә идем, хәзер инде моңа вакыт юк. Дөресен генә әйткәндә, батыр калу турында хыяллансам да, әле дә ышанып бетә алмыйм. Электән, ата-бабалардан калган көчтер инде бу, – ди Нәфис үзе.

Балл белән отучылар күбрәк булса да, Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, Кариев театры артисты Илфат Гыйбадуллин, мәсәлән, чистага атып, бик матур көрәш күрсәтте. Сәхнә артында көрәшеп ятканнар диярсең.

– Әле хөкемдарлар белән дә шуны сөйләштек: быелгы көрәштә яшьләр җитмәде. Катнашкан егетләрнең барысы диярлек таныш, яңа йөзләр аз иде. Аңа да карамастан, көрәшчеләребез бик матур алымнар күрсәтте, сөенеп утырдым. Әллә сагындырган, әллә башкасы, – диде театраль көрәшнең даими комментаторы Зөфәр Харисов.

Автор — Лилия Гыймазова;

Чыганак — «Ватаным Татарстан», https://vatantat.ru/2021/06/57035/

Фотограф — Рәмис Нәҗмиев;

Дата: 21.06.2021