90 СЕЗОН

Новости

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: «Шәһәр.Нокта.Брежнев»

Хөрмәтле тамашачылар! 17 нче сентябрь, 18.30 сәгатьтә, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Шамил Идиатуллин әсәре буенча куелган “Шәһәр.Нокта.Брежнев” драмасын тәкъдим итә. Спектакль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Инсценировка авторы һәм режиссеры — Олег Кинҗәгулов. Яшь чикләве –14+
“Город Брежнев” романы бестселлер буларак үз укучысын күптән тапты. Аның авторы Шамил Идиатуллин, бүген Мәскәүдә яшәсә дә, Чаллы өчен үз кеше: балачагы, яшүсмер еллары биредә узган. Әсәр буенча сәхнәләштерелгән драмада – СССР дигән илнең бәхетле сиксәненче еллары. Эш дип чапкан ата-ана һәм алар игътибарыннан читтә калган үсмерләр. Чагыштырмача “дөрес” тәрбия алган, әмма урам йогынтысыннан читтә кала алмаган Артур, үз кыйбласын тапмаган Витальтолич, алсу күзлекләрен салырга мәҗбүр Маринмихална кебек геройлар тамашачыларны үз күңелләрендә “үзгәртеп кору” ясарга мәҗбүр итәр.