90 СЕЗОН

Новости

Кызыл кар түгел, арыш яуды (Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова, Чыганак — «Безнең гәҗит»)

Дер-дер калтырау, ирексездән елау, тынмас алкышлар… Боларның барысын да тамашачы 29нчы ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында кичерде. Кичерерлек тә шул: сәхнәдә – Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәре иде.

– Кан тамырына ябыштылар бит Аязымның, – дип башлады сүзен язучының хатыны Нәкыя ханым. – Әсәрне ул 1962нче елда язды. Ул чыккач, Аязга тынычлык бетте: теңкәсенә тиделәр, бугазына үрелделәр. Ә анда – хакыйкать. Анда – безнең үткәнебез, тарихыбыз, 30нчы еллар фаҗигасенең яңгырашы. «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкканнан соң, югары оешмалар дер селкенгән иде. Колхозлашу чорына нәфрәт уята торган әсәр язган бит бу дип, «Өч аршын җир»не 18 ел искә дә алырга ярамады. Ә бүген ул – сәхнәдә. Бу – зур куаныч.

«Өч аршын җир» – татар әдәбиятында иң үзенчәлекле, масштаблы әсәрләрнең берсе. Аяз Гыйләҗев үзе дә аны иң көчле әсәрләренең берсе дип атаган: «Бу пьеса татар драматургиясенең иң көчле әсәрләренең берсе булачак һәм ул беркайчан да сәхнәдән төшмәячәк. Аны олы язмыш көткәнен мин бик ачык беләм». Ул чорларда ук әсәрне сәхнәләштерергә теләгән шәхесләр табылган. Марсель Сәлимҗановны гына мисал итеп алыйк. Ул берничә тайпылыш ясаса да, хөкүмәт аңа мондый мөмкинлекне тудырмый. Гомумән, әсәр СССРда, Татарстанга караганда, җылырак кабул ителә.

Сәхнәдә куелырга тиешле әсәрне Камал театрында да, Минзәлә һәм Чаллы театрларында да карарга була иде. Ә хәзер аны Тинчурин театры сәхнәсендә күрергә мөмкин.

«Өч аршын җир» барыбызга да яхшы таныш. Монда Карачура авылында яшәүче бай крестьян улы Мирвәли турында сөйләнә. Байлыкны яшәү мәгънәсе итеп күрмәгән яшь егетнең бер минутта «алтын» корбанына әверелүе тамашачыда кызгану хисе уята. Яңа оешкан колхоз җыелышында кулак улының милкен алырга карар иткәннән соң, Мирвәли шашынып, милекне боза һәм йортын яндыра. Үзе исә хатыны Шәмсегаян белән башка җиргә күченеп китәргә мәҗбүр була. Чит төбәктә алар 20 ел буе туган җирләрен сагынып яши. Ни кызганыч, Шәмсегаян авырып, урын өстенә егылгач кына, Мирвәли аның васыятен үтәп, Карачурага кайтырга чыга. Юлда хатыны үлә, ләкин Мирвәли аны туган җиренә алып кайтып күмә.

– Бу минем яраткан пьесам, мин аны күптән куярга теләгән идем, – дип сөйли әсәрнең режиссеры Илгиз Зәйниев «Бизнес Онлайн»га биргән интервьюсында. – Бу пьеса хәзер дә актуаль, югыйсә без аны куймас идек. Әсәрдә минем өчен төп тема — хатын-кызның ир-ат өчен корбан булуы. Беренче урында Ватанга мәхәббәт булырга тиешлеген аңлыйм, әмма минем өчен ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтне чагылдыру мөһим иде.

Режиссер теләгенә ирешкән: геройлар арасында чын мәхәббәт тә сизелә, аларның бер-берсенә карата кичергән хисләрен дә тоярга мөмкин. Төп рольләрне ирле-хатынлы Артем Пискунов (яшь Мирвәли роле) белән Резедә Сәләхова (яшь Шәмсегаян роле) башкарган иде. Алар чынлыкта бер гаилә булганга рольләрне башкару җиңелдән бирелгәндер, дип уйларга мөмкин. Ләкин Мирвәли белән Шәмсегаянның өлкән яшьтәге чагын уйнаучы Ренат Шәмсиев белән Зөлфия Вәлиева арасындагы мәхәббәткә дә ышандык бит. Бу актерлар составының дөрес бүленеше нәтиҗәсе дисәк тә, ялгышмабыз.

Спектакльнең тагын бер зур уңышы – декорация, ягъни бизәлешләрдә. Пәрдә ачылгач та, ындыр табагын хәтерләткән бизәлешне күреп, күпләр уйга калган иде. Ләкин режиссер бар серне дә берьюлы ачарга ашыкмый. Декорациянең төп кулланылышын тамашачы спектакльнең икенче пәрдәсендә генә күреп белә. Әнә, Мирвәли туган җирен сагыну ачысыннан стаканына салган хәмерне тиз генә йотып куя да, тегермәндә эшләүче дус егетләренә авылның кадере турында сөйли. Менә ул арыш басуына керә дә, шул авыл исен күкрәге тулганчы сулый… Бу Мирвәлинең хыялы гына, ләкин шул хыялын тамашачы алдында иң биек нокта итеп күрсәтүдә декорация ярдәм итә. Әнә, һавадан арышлар коела. Башта бер-бер артлы төшкән арыш, соңрак коеп ява башлый.

Ир белән хатын мөнәсәбәте беренче планга чыкканы ачык сизелсә дә, дөреслеккә һәм илкүләм проблемага урын кала. Дөресрәге, бу ике тема берләшеп, гомуми кешелек проблемасын хасил итә. Шулай булмаса, залда утырган ике кешенең берсе бугазына килеп терәлгән төерен йота алмыйча, күз яшьләрен түгәр иде микән? Хәер, мондый хәлләрнең татар тарихында булганлыгын искә алу гына да җитә…

Кәрим Тинчурин театры пассивлашты, режиссеры эштән алынгач, бөтенләй бетте, диләр. Халык та зал тутырып йөрми, диләр. Шуны тикшерергә бару иде. Инанмадым. Бер утыргыч та буш түгел, спектакльнең дә менә дигәнен куйдылар, актерлар да җаны-тәне белән бирелеп уйнады, халык та елады, озаклап басып кул да чапты, театр да җанланды, яшәде. Яшәячәк тә!

Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова,

Чыганак — «Безнең гәҗит» https://beznen.ru/basma/2019-48/kizil-kar-tugel-arish-yaudi/