Новости

«Кызык өчен генә көрәшкән идем – өченче урынны яуладым» («Безнең гәҗит», автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова)

Театр сәхнәсендә генә күреп ияләнгән без аларны. Ә 20нче июнь көнне Апас районының Сабан туе мәйданын гөрләттеләр. Һаман кемнедер уйнаган, билгеле бер рольгә кергән театр артистлары бүген үзләренең чын йөзен ачты. Баксаң, алар да гадиләр икән: уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да, көләләр дә. Өстәвенә, көрәшәләр, таяк тартышалар, капчык белән сугышалар. Театраль Сабантуйның кызыклы мизгелләрен без дә күреп кайттык.

Иң беренче театраль Сабантуй 2005нче елда Биектау районы Әлдермеш авылында үткәрелгән иде. Хәзер исә бәйрәмне үткәрүчеләр исемлегендә Саба, Арча, Питрәч, Әтнә, Теләче, Апас районнары, Чаллы, Буа шәһәре һәм Казанның Тынычлык бистәсе дә бар. Һәр район да үзенең бәйрәм мәйданында берничә йөз талантлы артистны кабул итүе белән горурланып яшидер. Аннан бигрәк, нәкъ менә тамашачы өчен кызык бу бәйрәм, чөнки ул ике куянның койрыгын берьюлы тота. Артистын да күрә, милли бәйрәмебезнең уен һәм гореф-гадәтләрен дә искә төшерә.

…Без Апаска килеп җиткәндә, Минзәлә, Буа, Әтнә районы театрлары чатыр корып бетергән иде инде. Соңыннан алар янына Түбән Кама, Чаллы, Тинчурин, Кариев һәм Курчак театры артистлары өстәлде. Апасның үзендә моның кадәр халык юктыр – артистлар бөтен мәйданны биләде, аларны санап бетерергә кул бармаклары гына түгел, аякныкылар да җитмәс. Менә төрле төстәге футболкалар кигән артистлар мәйданга таралды. Кемдер көрәшкә керү өчен үлчәнергә чират торса, икенчеләре капчык киеп йөгерергә әзерләнде.

Сабан туе халыкка гына түгел, артистларның үзенә дә тансык. Узган ел уздырылмагач, быел көтеп алынган бәйрәм ул алар өчен. Тинчурин театры артисткасы Айсылу Мөсәлләмова быел әлеге бәйрәмгә әзерләнеп, көч җыеп килгән.

– Сагындырган. Менә мин быел бик дулкынландым, әзерләндем. Бу бит – дуслык бәйрәме, бер-береңә якынаю бәйрәме. Күпме очрашмый торганнан соң, әлбәттә, мәйданга чыгу да дулкынландыра. Быел аеруча рәхәт, уеннарда да катнашасы, халык белән аралашасы килә. Тамашачылар белән күзгә-күз карашып очрашу, фотога төшү ләззәт бирә.

– Нинди уеннарда катнашырга өлгердегез инде?

– Сабантуйның бөтен яме – уеннарда. Алардан үземә энергия җыеп алып кайтам һәм шуны сәхнәгә чыгып, тамашачыларыма яңадан бүләк итәм. Шуңа катнашам. Тамашачы буларак кына ял итү мине канәгатьләндерми, миңа уеннарда катнашырга кирәк. Менә әле йомырка салынган кашык кабып йөгердем – беренче урынны алдым. Хәзер кул көрәшендә катнашам.

Театраль Сабантуй дип аталса да, театр сәхнәсендәгечә спектакль уйнамадылар, чын-чынлап көч алыштылар. Мәйдан уртасындагы келәмгә таба атладым. Биредә көрәшә башлаганнар да икән. Сирәк кенә «әйдәгез, егетләр!» дигән тавышлар да ишетелә. Келәм читендә егетләргә көч биреп утырган Кариев театры артисты Илфат Камалиев янына якынайдым:

– Кем өчен җан атасыз?

– Барысы да үзебезнеке, матур һәм дөрес көрәшкәне җиңсен.

– Җиңелгәннәр үпкәләмәсме?

– Юк, бу – дуслык бәйрәме. Монда көндәшлек юк, тик азарт бар – шул гына.

– Үзегез катнашмыйсызмыни?

– Юк, көрәшне яратмыйм мин.

– Алайса нинди уеннарда сезнең өчен җан атарга кирәк булыр?

– Капчык сугышына керергә исәп бар.

Театр артистлары капчык киеп йөгерде

Театр артистлары капчык киеп йөгерде

Илфат абый алдамады – капчык сугышы бәйгесендә катнашты. Өстәвенә, мин мәйданны урап килгәнче, беренче урын алырга да өлгергән иде инде. Көндәшләре дә күп булмаган. Калган уеннардан аермалы буларак, капчык белән сугышу артистлар арасында әллә ни популяр түгел ахрысы. Иң кыска вакытлы уен бәйгесендә дә ул җиңәр иде, мөгаен.

Аның каравы аркан тартышу озакка сузылды. Пандемия чорында җыйган көчен нәкъ шушында чыгарды артистлар. Мин хатын-кыз дип тә тормадылар, театрларыбызның гүзәл затлары да аркан тартышуга керде. Арканны яланаяк та, ятып та, утырып та тартты – үз дигәннәренә ирештеләр. Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов: «Сарык кына түгел, үгез ите ашап килгән Минзәлә театры җиңә иде. Быел аларга бирешмәскә иде исәп», – дисә дә, минзәләлеләр беренчелекне бирмәде. Хатын-кызлары да, ирләре дә беренче урынны яулады. Ә Әтнә дәүләт театры икенче баскычка калды. Көмеш «медаль» ияләре дә соңгы тамчы тирләренә кадәр көрәште. Шул көрәшүченең берсен эләктереп, сорау да алдым әле. Бу – Әтнә театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Данил Салихов иде. «Яңа эш урыны килеште, рәхәтләнеп ял итеп кайтам», – диде ул.

– Данил абый, Әтнә халкына моның кадәр көч каян килә? Әллә кыш буе Сабан туена әзерләндегезме?

– Барыбыз да – авыл кешеләре. Күбебез авыл җирлегендә үз йортыбыз белән яши. Көн дә бакча казу, сәнәк-көрәк белән эшләү. Менә шушылар көч бирә торгандыр дип уйлыйм. Авылда үскән кеше әз булса да эшнең рәтен белә һәм аның белән тыгыз элемтәдә тора. Көч, куәт – барысы да катнашучыларның канына сеңгән. Безнекеләр гәүдә белән башкалардан әллә ни аерылмыйлар кебек, ләкин көч күбрәк.

– Мәйданда көндәшлек сизелә кебек. Тик бүген артистлар спектакль уйнамый, ялган «көндәшлек»ме икән бу?

– Юк инде, дустанә мөнәсәбәтләр саклана. Арканның каршы ягында – беребезнең курсташы, кемнеңдер тулай торакта бергә торган, кызлар янына бергә йөргән дусты. Дуслык бәйрәме бит. Менә «ах-вах» килеп тартышалар да, аннары кочаклашалар.

Минзәләлеләр көрәш батырын күккә чөйде

Минзәләлеләр көрәш батырын күккә чөйде

Мәйданның сул ягына юл тоттым. Биредә җыелып торган бер өем халык арасыннан эчкә үтү кыенгарак туры килде. Һәркемнең дә уенда катнашучыларны күрәсе, аларның уены белән якыннан танышасы килә бит. Ә монда таяк тартышу ярышы бара икән. Якында гына кул көрәштерәләр. Икенчесендә җиңелгәннәр тиз арада таяк тартышып, җиңү яулый. Бер уенда булдыра алмасаң, башкасында үзеңне сынап карау мөмкинлеге зур, кыскасы. Ә менә Кариев театры артисты Илнар Низамиев һәр уенда да уңышлы чыгыш ясады. «Кызык өчен генә көрәштә дә катнашкан идем, өченче урын алдым», – дип көлде ул.

– Сабан туена әзерләнмәдем. Үз кызыксынуым аркасында гына көрәшкә дә кердем, кул көрәштердем, су тулы чиләк асып та йөгердем. Һәр уенда катнаштым, кыскасы. Уеннарга урын алу өчен түгел, ә үзеңнең начар энергияңне чыгарыр өчен керәсең. Елга бер тапкыр, берникадәр дәрәҗәдә сәхнәне онытып, шушында катнашу үзе бер ял, җан рәхәте. 7-8 ел көрәшкә кергәнем булмады, быел кердем менә. Үземне сынап карыйсым килде. Сабантуй үткәрелсен, булсын, чөнки күптән күрмәгән иптәшләрең белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бүген олы улымның диплом спектакле иде, шуңа күрә ул килә алмады. Гаиләм өчен дә уеннарда катнашып, ял итеп кайтам.

– Узган ел булмагач, быелгы Сабан туен зарыгып көттегезме?

– Көткән идек, дөресрәге, ел саен көтеп алабыз. Яшермим, сагындырган. Үзем дә Сабан туе оештырып йөрим. Үземнең туган ягымда да 8 ел бәйрәм уздырдым, авылда гореф-гадәтләр саклансын дип тырышам. Үзең үткәргәндә оештыручы, алып баручы ролен үтисең, ә монда һәр уенда үзем катнашам, үз күңелемне үзем күрәм, дигәндәй. Менә шунысы белән кызык. Артистларны сәхнәдә күреп ияләнгән халык. Ә бүген алар безнең күңел ача белгәнебезгә дә инана, безне башка яктан ача. Бер караганда, күңелле. Алга таба оештырганда эстрада артистлары да булсын иде дип телим.

Артистлар Сабан туена гына кайтып калмасын өчен быел тамашачыларга да уеннарда катнашу мөмкинлеге булдырылды. Күркә җыю һәм су өстендә авыш багана буенча йөрү ярышларында апаслылар актив катнашты.

Милли бәйрәмнең иң кызган чагы – көрәшнең абсолют батырын билгеләү. Аңа дигән машина күптән мәйдан читендә кунаклаган иде. Ә тәкә күренмәде. Халык арасында: «Тәкә юкмы?» – дигән сораулар да туды. Көн кызу булгач, аны күләгә урынга алып киткәннәр икән. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Тәкәне карап килдек, исән», – дип халыкны көлдерде дә әле. Үз үлчәм категорияләрендә Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов, Кариевтан Илфат Гыйбадуллин һәм Минзәлә драма театрыннан Нәфис Гайфуллин беренчелекне яулады. 2019нчы елда Нәфис әздән генә бу җиңүгә ирешә алмый калган иде, бер ел буе бәйрәмгә әзерләнгән, күрәсең, чөнки төп батырга дигән машина һәм тәкә Минзәләгә китте.

Әйтергә онытып торам: Сабан туеның иң кызыклы уеннары исәбенә – тәкә кууны да кертергә була. Башка Сабантуйларда әтәч артыннан йөгерсәләр, биредә аны тәкә алыштырды. Апаста узган бәйрәмнең төп үзенчәлеге дә шул булгандыр. Инде җыенып, кайтып китәбез дигәндә генә, Минзәлә батыры кулыннан тәкә ычкынды. «Аның да яшисе киләдер», «Машина булгач, монысы нәрсәгә» – дип көлүләр генә тәкәне еракка җибәрә алмады, аны тиз тоттылар.

Менә шулай 30 градуслы эссе кояш астында тирләп-пешеп, йөгереп, биеп, җырлап, көлеп күңел ачты театр артистлары. Бер-бере өчен җан да атты, чын күңелдән сөенде дә алар, икенче елга әзерләнеп киләм дә, беренчелекне яулыйм, дип вәгъдә дә бирделәр. Әзерләнегез! Килегез! Сезнең чын йөзегез, халык белән бер дулкында булуыгыз тамашачыларны театрга тагын да якынайта гына бит.

Автор — Рәйдә Нигъмәтҗанова;

Чыганак — «Безнең гәҗит», https://beznen.ru/basma/2021-24/kizik-ochen-gene-koreshken-idem-ochenche-urinni-yauladim/

Дата: 2021, №24 (23 июнь).