90 СЕЗОН

Новости

Котлыйбыз!

Бүген, 6 нчы майда, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның туган көне!
2015 нче елда театрыбызда Ренат Харис либреттосы буенча “Кара пулат” операсы куелды (композиторы – Эльмир Низамов).
Күренекле әдибебезне туган көне белән ихлас котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф, озын гомер телибез!