90 СЕЗОН

Новости

«Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладык

9 декабрьдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты  концертлар залында «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы узды.

«Килен һәм кайнана» конкурсы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты.

 Бәйгенең бурычы: милләт анасы булырдай киленнәрне, зирәк, акыллы кайнаналарны барлау; килен белән кайнананың матур мөнәсәбәтләре аша гаилә бөтенлеген, иминлеген саклау үрнәкләрен табу һәм киңкатлам укучыларга күрсәтү; гаиләдәге матур мөнәсәбәтләрнең башы килен белән кайнананың үзара уртак тел табуына бәйле икәнен сөйләү; татар гаиләсен зурлау, андагы төп кыйммәтләрне күрсәтү; татар гаиләсенең үрнәк моделен сурәтләү; татар гаиләсендәге әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру, гаилә институтын ныгыту, гаиләнең өлкән буын әгъзалары аша туган телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, динне ничек саклап калу мөмкин икәнен күрсәтү.

Конкурс 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 18 октябренә кадәр дәвам итте. Килгән хатларның бер өлеше ел дәвамында журнал битләрендә урын алды, калганнары басманың рәсми сайтында урнаштырылды.

Җиңүче хат авторларын мәртәбәле жюри ачыклады. Жюрины Татарстанның халык укытучысы, Татарстан иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камәрия Хәмидуллина җитәкләде. Жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Бала-Сити» мәктәбенең генераль директоры Альбина Насыйрова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, «Татарстан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров бар иде.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде:

  • «Икенче әнием» (кайнанасы бүгенге көндә дә исән булган 3 килен (бу очракта бүләк киленгә дә, кайнанага да тапшырыла);
  • «Килен – кайнана туфрагыннан» (кайнаналары инде исән булмаган, әмма аның белән мөнәсәбәтләре бүгенге яшь киленнәргә үрнәк булырдай 3 килен).

Җиңүчеләргә затлы оренбург шәлләре һәм дипломнар бирелде. Аларга бу бүләкне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов исеменнән тапшырдылар. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры тарафыннан да махсус бүләк әзерләнгән иде.

«Килен – кайнана туфрагыннан» номинациясендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды:

  1. Энҗе Фәйзрахманова, Казан. («Мине иремә кайнанам димләде» язмасы)
  2. Диләрә Гыймранова, Әлмәт районы («Ике ишек тишеп, икең ике якка чыгарга язмасын» язмасы)
  3. Ләйлә Галимуллина, Чаллы («Сагынмаган бер көнем юк…» язмасы)

«Икенче әнием» номинациясендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр табылды:

  1. Рәхилә Зәйнуллина, Балтач районы («Таккан белән теккән кебек без» язмасы)
  2. Равия Шәймуллина, Арча районы («Кадерле кешебез» язмасы)
  3. Гөлнара Ибраһимова, Арча районы («Кайнанам Гөлсәрия апа булсын дип теләдем» язмасы).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия «Гаилә» иҗтимагый оешмасының махсус бүләкләре белән түбәндәгеләр бүләкләнә:

  1. Римма Җаббарова, Әгерҗе («Риза-бәхил мин…» язмасы)
  2. Асия Дирзизова, Биектау районы («Йөзьяшәр әниебез» язмасы)
  3. Фәнзилә Хәйриева, Актаныш районы («Безнең әни – дөньяда бер!» язмасы)
«Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладык
«Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладык