90 СЕЗОН

Новости

Илфак Хафизов: «Миңа иҗат кирәк…» («Сираҗи сүзе» газетасы, автор — Алсу Сәлахова)

— Төрле өлкәдә сәләтле булсагыз да, театрны сайлагансыз…
— 1 апрель көнне мине директорга чакырдылар. 1 апрель булгач, ышанмадым… Аннан алдагы көнне көрәш ярышына барган идем, көрәштән өченче разряд бар. Кабырганы сындыргач, туктадым. Директор шул көнне бөтенесен җыеп: «9 сыйныфтан соң кая китәсең?» — дип сораган булган. Тәнәфес вакытында ашарга чапканда, директор ишеген ачып, мине эләктереп алды да: «Илфак, мин бит сине көне буе чакырам инде», — дип, кабинетына кертеп утыртты. Аңа хәтле кая китәсемне уйлаган юк иде. Безнең якта я Чаллыга «КамАЗ»га, я Әлмәткә нефтькә, я Түбән Камага, яисә Алабугага китәләр иде. Шофер булу да минем өчен читрәк иде, чөнки әтием Илшат ветеринар булгач, безгә күбрәк ат эләкте, машина ятрак әйбер иде минем өчен… Шул вакытта үзеннән-үзе: «Театральный»га керергә телим», — дидем.

— Хыялдагы театр дөньясы чынлыкта да сез теләгәнчә булып чыктымы?
— Театр училищесына укырга кергәнче Мөслимнән читкә чыккан, өч катлы өйдән дә биегрәкне күргән юк иде. Әни белән күрше авылдагы бер апаларның Казанда яшәүче туганнарына килдек. Өч көн имтиханнарны бирдек. Укырга алынгач, эчтән кенә «Есс!» дип куйдым. Шундагы кешеләр: «Нишләп сөенмисең — бер эмоцияң дә күренми?» — диләр. «Эчтән үрле-кырлы сикерәм мин», — дидем. Ярты ел кая килеп эләккәнне аңламый йөрдем, яшәү урыны белән дә бераз проблема булды. Бер әбидә яшәгән идем, ул кич соң кайтканны яратмый. Ә укулар иртәнге 8дән кичке 9-10га хәтле — әби ачулана. Февральгә кадәр ут эчендә яшәдем: укырга ияләшеп китә алмыйм, өстәвенә өйдә дә тынычлык юк. Каникулда авылга кайтып киттем — анда шундый рәхәт. Китәр вакыт җиткәч уйлыйм: әллә бармыйм микән… Ләкин әнинең ничек тырышып укырга кертеп йөрүен, әтинең яшәр өчен акчасын җибәреп торуларын уйлап, дәшми калдым… Театрда биш еллап эшләгәннән соң, әнигә шул хәлне сөйләгән идем. Ул вакытта аның да миңа: «Улым, әллә бармыйсыңмы соң?» — диясе килгән икән. Ләкин укыйсы килә торгандыр инде, дип әйтми калган. Шунда икебезнең берсе шул сүзне башлаган булсак, укуны ташлавым да бик мөмкин иде…

Автор — Алсу Сәлахова;
Чыганак — «Сираҗи сүзе» газетасы, №20 (116) 15-31 октябрь 2020 ел.