90 СЕЗОН

Новости

Словарь-помощник для просмотра спектакля «Идегей»

Тагай — тәхет

җонҗыга — таҗ

би — аксөяк, феодал

фәреван — муллык

ырыс — бәхет

байтак — халык

кәнт — шәһәр

түрә — закон, кагыйдә

агыр йорт — хөрмәтле йорт

әзгәри — акча

дәрваза — шәһәр капкасы

ямчыгыл — почта йөртүче; ям — почта

пир — карт, җитәкче

колавыз — җитәкче

тәзем — тәгъзим, олылау

йөгенде — реверанс ясады

йорт — ил, дәүләт

салык — салым

дәүран сөргән — шул дәвердә ил башы булган

җөя — нәсел җебе

аталык — хан балаларын тәрбия итүче; атагы — остазы

кирәүкә — тимер кием, хәрби кием

нөгәр — гаскәр

явыр — яу ире, сугышчы

ту — байрак

төркен — кардәшләр

улҗа — сугышта алынган мал, трофей

болҗар — гаскәр туплана торган урын

туп — гаскәр, армия

маңлай — юлбашчы, хаким, хөкемдар

ук-садак — уклар сала торган капчык

тоткавыл — капка сакчысы

кош чөю — өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау

кас — аеруча дошман, хас дошман

чаңырак — тирмәнең түбә алкасы

ил — тату, тыныч

найза — агач саплы сөлге

актачы — атлар башлыгы

мөсәххәр — сихерләнгән

фәләкәт — бәла, афәт

кон — чырай

җүя — логик нәтиҗә

чүң — зур

мәлем — мәгълүм

хөфия — яшерен

айлар — чигә чәчләре

бузлау — елау

пычым — сын, фигура

үнән — уңган, җитез

намарт — куркак, саран

олпатлы — килбәтле

сымбат — буй-сын

әүкать — ризык, тамак туйдыру

каба — тупас

хасиятле — игелекле, файдалы

монар — рәшә, мираж

кик — үч, үпкә

куңалтак — яланаякка

бурбай — тезнең аскы сеңере

каңтар — декабрь

аван — җайлы, уңган

күчә — урам

борлыкма — борчылма

сәхәр — изге ризык

суна — кыр үрдәгенең сирәк очрый торган бер төре

ашу — ары

кур — кымыз ачыткысы, кымыз төбе

сум яки сом — саф, катыштырылмаган

чонтык — кыска, җитешмәгән

бөтелде — язылды

күгәл — кыр үрдәгенең бер төре

шил — ябык, сыек, зәгыйфь, йомшак

бусару — пошыну, газаплану

кур — утлы күмер, куз

икселмәс — кимемәс

индеге — хәзерге

шур татыр — тозлы җир һәм тозлы су

чаңгыра — сөяк

урт — ут

дуадак — ялгыз; нәселе киселгән оясыз каз

чүлләү — чүлдә йөреп сусау

какбак — капка, капкач

бүз — бәз, ак тукыма

маешкан — борылган

кузы — сарык бәрәне; куй – сарык

биртелсен — имгәнсен

саркыт — эчкәннән соң касәдә калган эчемлек (хөрмәт билгесе)

бапсыз — әзерлексез, дирбиясез

кайер ком — коры ком

чигара — чик-ара

торлаксыз — тораксыз, кырда үскән

асау — кыргый, кулга өйрәнмәгән

кылтыңлаган — сискәнеп торган, чыгымчы

арбакаш — арбачы

корбым — каребем, якын дустым

таңлай — аңкау

коршанган — ябынган

карыган — картайган

сөлтек — ит белән тире, карачкы, скелет

күң — кол хатын

чөйдә — калын җилкә

бидаяк — карчыга