90 СЕЗОН

Новости

Зөләйха Хәкимҗанова: «Шау-шуны яратмыйм мин»… («Сираҗи сүзе» газетасы, автор — Алсу Сәлахова)

Сәхнәдә дә, сәхнә артында да кызык хәлләр күп булды инде ул театрда. Безнең бит шаяртырга яратучы артистларыбыз күп иде. Гастрольләрдә чакта чемоданнарны клубта гына калдырабыз. Икенче көнне күтәреп алмакчы буласың — чемодан кузгалмый да. Ачып карыйсың — Гата абый Нуруллин кирпеч тутырып куйган… Кайвакыт сәхнәгә йөгереп чыгып барышлый тиз генә аякка кимәкче буласың — аяк керми. Тагын кемдер туфлигә чүпрәк-чапрак тутырып куйган… «Каз тәпие» ясап, киемнәрне юешләп бәйләүләр, дисеңме… Айлар буена сузылган гастрольләр вакытында без шулай үз-үзебезнең күңелебезне күтәреп йөри идек. Хәзер артистлар арасында андый шаярулар юк инде…

Бәхет турында

1988 елда атказанган исемен алдым, 53 яшемдә халык артисты булдым. Язмышым белән, тормышым белән бик канәгать, үземне бик бәхетле саныйм. Иремнең шофер булуы, һәрдаим булышып торуы, көнләшмәве, авыр сүзләр әйтмәве, аңлап, ярдәм итеп торуы белән бәхетле мин. Төрле очраклар була бит — ишетеп, күреп торабыз. Шушы көнгә кадәр яраткан эшемдә эшләттерде, рәхмәт аңа. Әле кайвакыт уйнавым буенча киңәшләр бирә (көлә). Аяк йөргәндә, алга таба да яраткан театрымда эшлисем килә. Бүгенге көндә рольләрем дә күп — җиде спектакльдә уйныйм, Аллага шөкер….

Автор — Алсу Сәлахова;
Чыганак  — «Сираҗи сүзе» газетасы, №5 (125) 1-15 март, 2021 ел. 26-27 битләр.