90 СЕЗОН

Новости

Зөлфәт Закиров: «Мәскәү укыту системасы ул студентка битараф»



«Интертат» сайтындагы «Таң» проектының чираттагы чыгарылышында Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров белән татар театрында чишенү, бергә уйнаган партнершага карата мәхәббәт, Камал һәм Тинчурин театры арасындагы ярыш, спектакльләрдән соңгы бушлык, яшь студентларның укып чыккач ничек театрга эләгүе һәм башка бик күп кызыклы темаларга сөйләштек.

— Зөлфәт, сезгә 33 булса да, бик яшь күренәсез. Әйтерсең балачак, яшүсмер вакытыгыз еракта калмаган да кебек. Балачагыгызны, ул елларда хәтерегезгә иң сеңеп калган вакыйганы искә төшерсәгез иде?

Кечкенәдән мине күбрәк дәү әти белән дәү әни карап үстерде. Ул 90нчы еллар инде, акча әллә ни җитеп бетми, һәрбер тиен «на счету» дип әйтик. Әти-әни эшли, без – мәктәптә, өйдә… Без сигезенче катта тора идек, су эчәсе килә, ә җәй көне лифтларны нишләптер сүндерәләр иде. Ремонтка, имеш. Кычкыра идем 8нче катка: «Дәү әни, дәү әти, су ыргытыгыз әле!» – дип. Башта ыргыталар иде, берничә тапкыр пластмас шешәләр шартлагач, җеп белән генә бәйләп төшерә башладылар… Оййй…

Безнең өч бүлмәле фатир, зал белән кухня бер балкон белән инде – шундыйрак ленинградка. Минем сулы пистолет бар иде, шулай көлешеп, чөкердәшеп уйнап йөргәндә дәү әни белән, кичен, бер дә көтмәгәндә, дәү әнигә инфаркт сукты. Августка хәтле азапланып ятты да, шул августта китте. Ул үлгән көнне башта аңламадым нәрсә булганын. Икенче көнне озаттык без аны, ул кичке 5-6лар тирәсендә үлде. Төнен саклап чыктылар, ә иртә белән инде – өйдә кырмыска оясы, бөтенесе каядыр чаба. Ә без – кечкенә балалар, мин аңламыйм да… Аңлатучы да юк, чөнки әти-әни үз проблемалары белән чабышып йөриләр. Юып бетереп кәфенлеккә төргәч, аның бүлмәсенә кергәч, мин шуннан гыңа аңлый башладым дәү әнинең чыннан да үлгәнен…

Менә шул бик хәтердә уелып калган. Дәү әтине озатканда инде, әлбәттә, алай булмады, ул вакытта мин бераз олырак, аңлый идем. Бәлкем шул дәү әни белән уйнап-йөгереп үскәнгә күңелнең аны җибәрәсе килмәгәндер.

— Казан театр училищесын тәмамлагач, сез Мәскәүдә укыгансыз. Бу вакытларны ничек хәтерлисез?

— Театр училищесын кызыл дипломга тәмамлагач, Мәскәүгә «Хәзер алалар!» дип уйлап йөри идем. Шишь! Алдылар – түләүлегә. Түләүлегә кермәскә иде минем исәп. Әни генә берне «менеп төште» дә: «Акчаны табарбыз, керәсең, укыйсың!» – диде. Башта тавыш иде инде өйдә… Ул вакытта 150 мең иде, хәзер инде 500-700 мең.

Килеп төштем Мәскәүгә, әти-әни юк, кемгә кирәк син? 19 яшькә кадәр бит әни янымда иде, ә тегендә беркем юк. Вәт кызыклар башланды. Башта мин үз эчемә ябылдым, аннары башланды инде. «Ә, татарин, понятно!» – кайбер коллегаларым шулай әйтә иде. Аңлатырга тырыша идем, ә соңрак аңладым: боларга әйттең ни дә әйтмәдең ни.

Өченче курска кадәр мин «Мәскәүдә калам» дип хыялланып йөри идем. Гомумән, . Безгә килгәч үк: «Без сезне актерлыкка өйрәтә алмыйбыз!» – дип әйттеләр. «Сезнең йә бар, йә юк. Әйе, сез эләккәнсез, димәк, сезнең талантыгыз бар, ә алга таба бары тик эшләргә генә кирәк». Миңа Казанда шул ук сүзләрне Рәшит Муллагалиевич (ред. – 1993-2019 елларда К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин) әйтә иде училищеда укыганда. Анда бит 15 яшьлек малай, нәрсә әйтәләр – шуны эшли идем, алып килә идем, ә Мәскәүдә бармы син, юкмы – аларга барыбер.

Минем военный билет юк иде, Казанга кайтырга туры килде. Комиссияләр үтеп, бер өч атналап булмадым инде мин. Өч атнадан соң Мәскәүгә кайткач: «Син кем?» – дип сорау бирәләр. Мин әйтәм: «Зөлфәт Закиров – Казаннан!». Леонид Ефимович Хейфец (ред. – СССР һәм Россия театрлары режиссеры, педагог, РФ халык артисты) укыта иде мине. Сорый секретарьдән: «А у нас разве учится Зульфат?». Секретарь җавап бирә: «Әйе, Казаннан бит ул!» – ди. Аларга барыбер: бармы син, юкмы син – үзеңне күрсәт. «Заяви!» – алар шулай әйтәләр иде.

Мин, профессия биргән, аңлаткан өчен рәхмәтлемен Мәскәүгә. «Москва слезам не верит!» – анысы дөрес. Кызык булды, начар әйберләр дә булды, яшьләрнеке яшьләрчә бит инде. Рәхмәтлемен Ходаема башны югалтмаганга.

— Ә Мәскәүдә калырга теләк бар идеме?

— Өченче курста гына аңлый башладым мин: Мәскәүдән студентлар күп чыга һәм бөтенесе Мәскәүдә калырга тели. Бөтен театрлар тулы, «вольный слушатель» сыман йөрү – вариант түгел. Бар шундый студентлар – берничә ел театрда массовкаларда йөри, урын көтә. Мин нишләптер алай булдыра алмадым. Өченче курсның азагында мин тормыш иптәшем белән таныштым. Планнар турында сөйләшә идек. Иң кызыгы – Мәскәүдә аның эше бар иде, фатирын да бирәләр. Ә минем күңелдә: «Өйнең хуҗасы ир-ат булырга тиеш!» – дигән фикер. Мәскәүдә калып, берничә ел көтеп… нәрсә көтеп? Якты киләчәкме?

Озак уйламыйча, мин Рәшид Муллагалиевичка шалтраттым. Ул кил, диде. Татар телем ул вакытта начар иде. Мәскәүдә урысча сөйләшеп, оныта язган идем татар телен. Тормыш иптәшем – ул вакытта йөргән кызым, шул вакытта «үзең уйла», диде Һәм мин, соңгы спектаклемне уйнап, егетләр белән саубуллашып, поездга билет алып, киттем Мәскәүдән. Качтым кебек мин нишләптер аннан. Бер әйбер генә юата иде мине: «Кайда тудың – шунда кирәк булдың!» Димәк, монда, Казанда. Казанга кайткач, туп-туры Тинчурин театрына киттем. Ничектер, Мәскәү башта кызык иде, аннары туйдырды.

Театр актерларын бу сораусыз калдырып булмый. Сәхнәдә сезнең белән булган иң кызык, көтелмәгән хәл нинди?

Менә минем белән берсендә шундый хәл булды. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә Сәрвәр образын уйнаучы Резеда Сәлахова декрет ялына киткәч, аның образын Айсылу башкарды (ред. – Айсылу Мөсәлләмова – Тинчурин театры труппасы артисты). Мин – Надир мәхдүм ролендә. Беренче чыгышы инде Айсылуның, аяклар-куллар калтырый. Икенче пәрдәнең соңгы өлеше бу, Сәрвәрнең акылдан язуы дип әйтик. Мин Айсылуга репетиция вакытында: «Син минем аяктан менгәндә ыштанны тартма!» – дип әйтеп куйган идем. Ул: «Ярар, ярар!» – ди. Хәзер ярар, спектакль шул «акылдан язу» эпизодына килеп җитте, Айсылу – образда, әлбәттә инде, ул минем сүзләрне онытты, ярар, уйный бу: «Исмәгыйль исән! Исмәгыйль исән!» И менеп китте бу минем ыштан буйлап! Менә күз алдына китерегез, нишләргә? Айсылуны күтәрергәме, ыштанны күтәрергәме? Әлбәттә инде, тамашачыга сиздермичә генә, бер кул белән ыштанны тотып, икенче кул белән Айсылуны өстерәп котылдым.

Ул көнне булды шундый тамашачылар… Спектакльдән соң пәрдә артына кереп: «Че-то мин аңламадым, Зөлфәт, монда нәрсә булды соң бу, ыштаның төшә башладымы, әллә Айсылуны күтәрә алмадыңмы? – дип сораучылар… Спектакль беткәч, рәхәтләнеп көлештек, ә спектакль барышында бик кызык була иде инде ул мәхдүм ыштансыз калса!

— Бүгенге тамашачы турында нәрсә әйтә аласыз?

Бүгенге көндә тамашачының «клиповое мышление». Тамашачы бүген күп әйбер күргән, күп әйбер белә. Безнең режисерлар шуны аңлап, классиканы яңабаштан куеп, «мөгез чыгармакчы» булалар. Ә миңа калса, бүгенге вазгыятьтә тамашачыга хис кирәк, ярату кирәк, тоярга кирәк. Ул булмагач, алайса нәрсәгә килә соң ул тамашачы театрга? Без бит, тормыштагы проблеманы үзебезгә «киеп», тамашачыга җиткерергә тырышабыз.

Спектакльне караганнан соң тамашачы өенә кайтып: «Карале, чыннан да шулай булды бит әле бу хәл!» – дип әйтсен өчен, яисә, спектакльне карап, тамашачы мондый хаталар ясамасын дип тырышабыз. Шуңа да бит киноны дубльдән төшереп була, ә театр ул – тере организм: башың авыртамы синең, тормышыңда нәрсәдерме – тамашачыга барыбер. Үз эшеңне эшлә һәм азакта тамашачы торып басып кул чаба икән, димәк, син тамашачының күңеленә бәреп керә алдың. Әгәр тамашачы: «Әй, ярар инде, рәхмәт, булды!», дисә – юк!

Миңа калса, бүгенге көндә «Әй, ярар инде!» дигән спектакльләр күбәя башлады. Кайтачакбыз без аңа, кайтачакбыз, хәзер менә дөньялар тынычлангач, менә бу «ярышу» дип әйтик – беткәч, тамашачыга яңадан хис кирәк булачак, һәм без классикага әйләнеп кайтып, тамашачының күңелен яңадан яуларга тырышырбыз.

Тамашачыны бүгенге көндә дә уйландырырга кирәк, ләкин бүгенге режисерлар әйләнеп кайтмыйлар шул аңа. Заманча кирәк аларга!

— Сез, Мәскәүдә укыганда, рус театрының «эчке кухнясын» яхшы аңлый алгансыздыр. Гомумән, рус театрын «яңалыкка омтыла» диләр, ә татар театры – консерватив. Сезнеңчә, бүген татар театрына нәрсә җитми?

— Әйе, Мәскәүдә чишенәләр дә, «арт якны» да күрсәтәләр, әллә нәрсәләр күрсәтәләр… Алар өчен бу – нормаль күренеш. Бездә кая инде? Менә Камал тетарында «Тормышмы бу?» дигән спектакль чыкты, Айдар Заббаров куйды, анда кемнеңдер арт ягы күренеп алды. Шунда ук тавыш чыкты: «Ничек инде татар театрында?!». Ләкин ул бит тормыш!

Безнекеләр әлегә бирешеп бетмиләр, чөнки өлкән буын журналистлар яшь режиссерларны «батыра» башлыйлар. Артист сәхнәдә төкерсә дә: «Ничек инде татар театрында?». Әмма ул бит ни өчендер эшләнелгән, ни өчендер булырга тиеш бу образда!

«Төш» дигән спектаклебез бар. 2012 елда Тинчурин театрында чыкты ул. Менә анда «секс» сүзе бар. Бу сүз чыккач: «Ааааа, ничек инде?» – диделәр. Әлбәттә, хәзер инде тамашачы гадирәк карый, яисә өлкән буын тамашачы китеп бара, яшьләр килә. Ә яшьләргә нәрсә инде ул – бармы, юкмы…

— Ә сезнеңчә, сәхнәдә артистка чишенү кирәкме?

— «Артистлык җенессез профессия», дип әйтәләр инде. Минемчә – юк. Ну ярар, чишендерделәр, ди. И һәм? Минем бу әйбердән комплексларым күбәячәк, яисә тормышка карашым шундый дәрәҗәдә үзгәрәчәк – аннары ни өчен чишенгәнеңне дә аңламассың. Мәскәүдә шулай иде: имеш, сәхнәдә чишенү оялуны юкка чыгара.

Укытучы булгач, миңа да әйтәләр иде: «Менә син Мәскәүне бетердең, хәзер татар группаларын чишендерә башлыйсың!» – дип. Юк! Нәрсәгә? Нәрсә бирә ул? Минемчә, студент – ул йөрәге, башы белән аңларга тиеш! Бу фраза хәзер 18+ булыр, ләкин минемчә сәхнәдә чишенү ул – проституция!

— Күп артистлар «спектакльдән соң күңелдә бушлык була» дип әйтәләр. Сезнең дә шул ук хәлме? Сез бу халәттән ничек чыгасыз?

— Бар спектакльләр: «Сүнгән йолдызлар», «Чулпан»… Бөтен җаныңны, башыңны, физик хәрәкәтеңне биреп эшлисең дә, спектакль беткәч, эчеңдә бушлык тоясың. Әмма да ләкин сәхнәгә чыгып башыңны игәндә, тамашачы кул чапканда ул бушлык үзеннән-үзе югала. Башта тормыш иптәшем дә: «Сөйләш инде, аралаш инде, нәрсә булды, та-та-та…» – дип, янымда йөри иде. Ә соңыннан аңлый башлады: «Тәк, Закировка тияргә кирәкми, хәзер үзе сөйләшә башлый ул, иң мөһиме – кайтты!. Ашатсаң, хәзер үзе сөйли башлый ул!». Менә шулай.

— Әйдәгез, «Чулпан» спектакле белән дәвам итик. Спектакль мәхәббәт турында. Шундый спектакльләрне уйнаганда, сезнең күңелдә партнершага карата мәхәббәт хисе уянмыймы? Гомумән, мәхәббәт хисен аңлатуга корылган спектакльләр бергә уйнаган партнершага ниндидер хисләр уята аламы?

Мин тормыш иптәшемә ачык хыянәт итәм! Сәхнәдә! Ул аны күрә, ул аны аңлый, һәм мин шуңа да бу профессиягә рәхмәтлемен, чөнки урамда «маташтырып» йөрисе дә түгел, алай эшлисе килми дә, «не комильфо» – русча әйтмешли. Ә монда кереп чумасың, яшисең.

Шулай ук «тумблер» дигән әйбер булырга тиеш инде. Тукталып уйларга, партнерыңа рәхмәт әйтергә. «Менә уйнадым, хәзер, әйдә, кич белән нишлисең?» – дигән андый әйберләр юк иде. Юк.

Менә Мәскәү искә төшә – синең ике сәгать вакытың бар. Шул ике сәгать эчендә ярат та, үбеш тә, талаш та, югалт та! Шул ике сәгать эчендә партнерың белән башыңны югалтып яшә.

Минем төп максатым – әгәр тормыш иптәшем спектакльне карагач: «Ә менә мине шулай үпмисең!» – дип әйтә икән… Димәк, эләккәнмен! Ә алай әйткәне булды инде аның берничә тапкыр. Ул аңлый: бу – профессия, мин дә бит аңлыйм: ул медик булгач, шәрә мужикларны, хатын-кызларны да күрә. Без бер-беребезнең профессиясенә кермибез.

— Спектакльне уйнап чыккач тамашачы белән булган иң кызык диалогны искә төшерегез әле?

Кайбер вакытларда спектакльдән соң: «Эх, менә хатының бар бит инде синең, ә син монда моны үбәсең, нәрсәгә ул сиңа?» – дигән сораулар да бирәләр. Ә болай тамашачы күбрәк рәхмәт әйтә инде, һәм мин дә аларга рәхмәтле. Килгән, караган өчен, чөнки кемдер соңгы 500 сумын чыгара, кемдер 500 сумын чыгармый… Шулай да минем төп максатым – аларны безнең театрда яңадан күрү.

Сез күптән түгел чыккан «Ибн-Фадлан» фильмында төп рольләрнең берсен башкардыгыз. Фильм рус телендә. Сезнеңчә, татар киноиндустриясе бүген нинди хәлдә?

Бездә артистның тормышы, киноиндустриядәге урыны «на плачевном уровне» дип әйтергә кирәк. Казанда шулай: «Әй, ярар инде, менә бу бәягә генә уйнап чык инде!». Брат, сват – менә шундый сәясәт артистларга карата.

Ә бәлкем, артистлар үзләре шулайдыр: «Ярар, барам инде – 3000ме, 5000ме»… Соңгы ике елда гына артист таләпчән. Хәзер генә керә башлагандыр ул.

Мәскәүдән кайткач, миңа бер эпизод өчен 500 сум тәкъдим итәләр иде. Мин әйтәм: «Юк, 5000». Нәрсә соң ул 500 сум? Һәрбер эш тиешенчә түләнергә тиеш. Мин уйлап чыгырган әйбер түгел ул.

Алла бирсә, бездә дә киноиндустрия үсеп килә инде, ләкин бик кечкенә адымнар белән. Бәлки, безгә реклама җитеп бетмидер. Минем зур теләгем – татар киноларын күбрәк төшерү, кешеләргә күрсәтү. Шулай ук татар фильмнарын Казанда гына түгел, ә татарлар яшәгән Россия төбәкләренә дә җибәрү.

Әлбәттә, аның авырлыклары бар, ләкин, прокатный документ ясасаң, шул ук фильмны Нижгар, Ырымбур татарларына да күрсәтеп була. Әйе, ул Мәскәү фильмнары кебек зур акча «күтәрә» алмастыр, ә кем белә, бәлки, күтәрердер! Ярар, субтитрлар язып, мөселман кинофестивальләрендә күрсәтәләр. Җибәрегез шунда – Төркиягә, мөселман төбәкләренә. Була бит, була! «Күперләр» төзеп, аралашырга гына кирәк. Нишләп бу эш эшләнми – белмим, бәлки, теләк яисә финанс җитеп бетмидер.

— Зөлфәт, сез Казан театр училищесында мастер булып та эшлисез. Бүгенге яшьләр сездән, сезнең чор студентларыннан нәрсә белән аерыла?

— Без укыганда: «Укып чыгарга кирәк, кызыл диплом алырга кирәк, театрга эләгергә кирәк!» – дип укый идек. Шундый девизлар белән укыдык. Ә хәзерге яшьләргә барыбер. «Беззаботное детство», урысча әйтмешли.

Минем өченче төркем хәзер. Беренчесен укытканда мин: «Кирәк, кирәк, кирәк!» – дип укыта идем. Акыра идем, кычкыра идем, һәм беренче набор авыл малайлары, шәһәр кызлары: «Кирәк, кирәк!» – дип укыдылар. Икенчеләре… Алар менә икенче. Мин икенче наборыма рәхмәтлемен. Мин укыту профессиясенә, укытучы роленә икенче күзлектән карый башладым. Икенчеләрне чыгарганда, мин үз-үземә сорау бирдем: «Бу миңа кирәкме? Минем кулымда бит ике дипломым бар, бу бит аларга кирәк, укысыннар!». Мин алар өчен укырга тиешме? Юк!

Бүген көндә өченче наборны да шундый сәясәт белән алып барам, һәм алда да шулай булырдыр, дип уйлыйм. Сез килдегезме – укыгыз! Сораулар бар – бирегез! Материал юк икән – безгә сөйләшергә урын юк. Шул вакытта гына алар аңлый башлыйлар.

Менә хәзер аларны төрле проектларга чакыралар, мин дә төрле проектлар контактларын «ыргытам» инде. Мин әйтәм: «Балалар, бар икән теләгегез – барыгыз! Әгәр сезгә чыкканнар икән – озак уйламагыз! Аны 5-6 көн сузып йөрүдән файда юк, чөнки соңыннан кеше сезнең турында инде фотопортрет төзи: «Тәк, бу – озак тарта, бу тегеләй, бу фәлән».

Миңа хәзер дә кайвакыт киләләр: «Менә, синекеләр!» – дигән дәгъвалар белән. Беренчедән, минекеләр түгел! Алар минем тормышыма 4 елга гына килделәр, соңыннан аларның нишләгәннәренә миңа барыбер!.

Күп кенә театр училищесында укып чыккан студентлардан: «Театрга эләгү нинди остазда укуыңнан тора» дигән фикер ишетергә туры килә. Сез «театрга эләгүнең» соңгы баскычына алып баручы, укытучы буларак бу фикерне ничек бәялисез? Гомумән, театрга эләгү процессын сөйләп китсәгез иде.

Минем төп максатым: спектакльләр булганда, 4нче курста чакырам, яисә төшерергә тырышам. Әгәр дә син 4 елыңны йоклап калгансың икән, теләсә кемдә укы: Меньшиковта, Безруковта – алмаячак ул сине театрга. Йоклап йөрсәң, беркем дә алмый сине. Бар шундый студентлар: Фәрит Рәфкатовичта да укый (ред. – Фәрид Бикчәнтәев) әмма дә ләкин театрга эләкми. Бездә дә шундый студентлар бар иде: Рәшит Заһидуллинда укыды, ләкин театрга эләкмәде.

«Тщеславная профессия» – дан-шөһрәт ярату булырга тиеш студентта. Әлбәттә, театр коллективта эшләүне таләп итә. Шуңа да карамастан, син үзеңне күрсәтә белергә тиешсең. Кайбер вакытта авызыңны ябарга, ә кайбер вакытта үз фикереңне әйтергә һәм үз фикерең өчен сугышырга тиешсең. Шул вакытта гына синең амбицияләрең уяна. Ярар, Казанга эләгә алмадың, Әлмәткә бар, Чаллыга бар. Начар театрлармыни? Юк! Минзәлә? Әтнә? Начармы? Бу дөрес фикер түгел.

Бездә кунакта Әзһәр Шакиров булганда, ул театрда бергә эшләгән яшь артистларга: «Татарча фикерләгез, ул вакытта сезнең ышандыру көче һәм үсешегез милли аһәңегезгә нык тәэсир итәчәк, дип әйтәм», – дигән иде. Сез «урысча фикер йөртәм» дип әйттегез, бу фактор сезгә сәхнәдә уйнарга комачауламыймы?

Әзһәр абый, өлкән буын артисты буларак, үз күзлегеннән әйтә. Әгәр дә син чыннан да татарча фикерлисең икән, син нәрсә турында сөйләргә теләгәнеңне уйламыйсың. Ул синең эчтән чыга, нәрсә әйтергә теләгәнең турында алдан беләсең. Ә хәзерге яшьләр, бүгенге көн бездән шулай таләп итә, өйрәтә: «Мәгълүмат җәһәт булырга тиеш!» Нинди телдә җәһәт? Рус телендә инде, чөнки рус телендә барысы сөйләшә, һәм без үз телебез турында онытабыз.

Минем бу елгы наборда, мәсәлән, руслашкан студентлар. Миннән аларга бер генә сүз: «Күбрәк укыгыз, телегезне баетыгыз!». Матур, мәнфәгатьле сүзләр килеп чыксын өчен, классиканы укырга кирәк, бүгенге драматургия 50/50, чөнки тел гади, ә классика – классика инде. Мөхәммәт Мәһдиевне укырга кирәк, вәт анда тел! Тинчурин, Камал, Фәйзи, Такташ – һәрберсенең үз стиле.

Бар бүгенге көндә шундый шагыйрьләр, алар төрле кызык алымнар белән яза. Аларны да укырга кирәк, гомумән, укырга кирәк – татарчамы, урысчамы… Укырга! Курыкмаска. Аралашасың икән – аралаш, болай чыга икән, димәк, шулай чыга. Үзеңә матур итеп фикер йөртергә, сөйләшергә максат куй һәм шул максатка иреш. Кем комачаулый? Беркем дә комачауламый! Әйе, мин Мәскәүдә укыганда татарча сөйләшергә бик куркыныч иде, хәзер – белмим.

Мин, мәсәлән, баламны быел беренче класска керттем. 150 баладан 30 әти-әни генә лингвист классын сайлады. Әле ул гына түгел, шул 30 әти-әнинең 20се: «Татар теле гади, «упрощенка» булсын», – дип әйтәләр. Минем тормыш иптәшемә дә: «Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» – дип әйттеләр. Ничек инде нәрсәгә кирәк? Кирәк! Ул бит безнең ана телебез. Тормыш иптәшемнең: «Минем ирем татар театрында эшли», – дип әйтергә башына да килмәде. Кирәк! Сезгә кирәкми икән, ярар! Ләкин безгә кирәк! Безнең кебекләргә аралашырга кирәк, һәм без күбәербез. Бу митингка чакыру түгел, монда һәрбер гаилә үзенчә уйланырга гына тиеш.

— Бүген Татарстанда ике дәрәҗәле, халык ярата торган татар театры бар. Сез, Тинчурин театры артисты буларак, тамашачы өчен бер-берегез арасында көрәш сизәсезме? Сезнеңчә, кайсы театрны күбрәк яраталар?

— Тамашачыдан сорарга кирәк инде моны. Бар инде, бар, кешеләр дә, режиссерлар да, әйтәләр: «Камал театры!» «Юк! Тинчурин театры!» Минемчә бу – базар, без – продукт, тамашачы, welcome! Килегез, карагыз. Тегендә уйнап бетермиләр икән – монда киләсез, монда уйнап бетермиләр икән – тегендә барасыз! Тамашачы йөрергә тиеш. Үзара куышу – ул совет заманыннан калган, өлкән буын администрациянең проблемасы.

— Бүгенге көндә, минемчә, һәр театрга үз юлын табарга кирәк, яисә, аңлашып, конкурентлар булып эшләргә. Әлбәттә, безгә Камал театры белән конкурентлашырга авыр, шуңа күрә безгә – икенче төрлеме, яисә аларга шулаймы? Уйлашырга, сөйләшергә генә кирәк!

— Бүгенге сәяси вакыйгаларга сез ничек карыйсыз, әллә сез сәясәттән ерак кешеме?

— Кайбер әйберләр белән килешәм, кайберләре белән – юк. Чыны-дөресе – гаилә бар, алар турында да уйлыйсың. Кем өчен? Ни өчен? Нәрсә өчен? – күкрәк киереп йөреп булмый. «Мин хуҗа булсам, шулай эшләр идем!» – дип әйтүче кайбер яшьләр бар. Син хуҗа булсаң, син алай эшләмәс идең, син икенче төрле булыр идең. Ләкин син хуҗа түгел, гафу ит. Аларның үз тормышлары, безнең – үз тормышыбыз. Әлбәттә, безгә җитми, аларда – муеннан. Яисә алар әйтә: «Ну сезгә җитә бит!». Алар – медиклар сыман. Табиблар турында әйтәләр бит: «Чирлеләрнең хәленә керми, кызганмый», – дип. Алар да шулай! Монда кешедән торадыр инде, белмим. Кайбер әйберләр: «О`кей»! Кайберсе: «Ну ярар, нишләтәсең инде, булыр әле!»

Менә шул татар менталитеты инде: «Булыр әле, нәрсә кайгырып яшәргә?!» Белмим, төрле моментта – төрлечә, төрле проблемага – төрле караш.

— Гаиләгез турында да берничә сүз әйтсәгез иде?

Бездә – матриархат, мин курыкмыйм аны әйтергә, чөнки мине «мин» итүче башта әнием булган, ә хәзер – минем тормыш иптәшем. Гаиләдә сөйләшү булырга тиеш, серләр булырга тиеш түгел. Минем тормыш иптәшем театр өлкәсеннән түгел. Мин шуңа да рәхмәтле, ул мине кайбер вакыт «җиргә төшерә». Ул – медик. Кыенсынырга кирәкми, куркырга кирәкми, сөйләшергә, аралашырга кирәк. Әгәр ул юк икән, башлана инде төрле «сул юллар», «уң юллар», кирәкмәгән әйберләр. Синең терәгең кем? Тормыш иптәшең. Бу – минем сәясәтем, бәлки, минем фикер белән килешмәсләрдер кайбер кешеләр, әмма мин менә шулай яшим.

— Соңгы сорауны без бөтен кунакларыбызга бирәбез. Нәрсә ул бәхет?

— Бәхет? Яныңда синең җилкәң – тормыш иптәшең, балаларың, эшең. Әгәр синең турында уйлыйлар, синең турында сорашалар икән, димәк, син әле кирәк. Бәхет – көч, димәк, син эшлисең нәрсәдер, маташтырасың кемдер өченме, үзең өченме… Яшәү рәвешедер инде шунда…

Авторлар: Ильяс Хаҗиев, Айнур Җамалетдинов

Чыганак: «Интертат» электрон газетасы