90 СЕЗОН

Новости

Зөлфия Вәлиева һәм Илфак Хафизов «Манзара» тапшыруында кунакта («Манзара», 26.04.2021)

Дуслар! “#ТелеБЕЗ“ җыры авторлары – Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева белән талантлы артистыбыз Илфак Хафизов “Манзара” тапшыруында кунакта булды. Алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Тинчурин театрыннан бүләк буларак иҗат ителгән гаҗәеп җырның барлыкка килү һәм язылу тарихы турында сөйләде.
Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче “#ТелеБЕЗ“гә бәхетле язмыш телибез һәм әлеге тапшыруны сезгә дә тәкъдим итәбез.
(«Манзара», 26.04.2021)