90 СЕЗОН

Новости

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Сагынырсызмы?” спектаклен тәкъдим итте!

Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивалендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Артур Шәйдулла әсәре буенча куелган “Сагынырсызмы?” спектаклен тәкъдим итте. Бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм иткән мәңгелек кыйммәтләр хакындагы әлеге заманча гыйбрәтле хикәя берәүне дә битараф калдырмады.