90 СЕЗОН

Новости

Гүзәл Галиуллина: «Беркайчан да, театрда уйнармын, дип хыялланмадым» («Шәһри Казан»)

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» кабат сәхнәгә куелды. Аны режиссер Резидә Гарипова сәхнәләштерде. Баш рольләрдә уйнаган Гүзәл Галиуллина белән Илфак Хафизов залдагы тамашачыны да яшьлекләренә алып кайттылар ул кичне. Мөнирә ролен башкарган Гүзәл Галиуллина белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз.

— Гүзәл, сәнгатькә мәхәббәт кайчан туды?

— Мин Буа шәһәрендә туып үстем. Анда Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә белем алдым. Балачактан ук сәхнәдә биедем, аннары музыка мәктәбе каршындагы «Фантазия» ансамбленә йөри башлагач, шактый гына бию конкурсларында катнаштык. Мин сәнгать юлыннан китәрмен, дип уйлап та карамадым. Гимназиядән соң КФУның журналистика факультетына керергә хыялланып, шунда юл тоттым. Әмма укырга керә алмау минем хыялларны үзгәртеп куйды. Шуннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына киттем. Хәзерге вакытта Рәшит Заһидуллин классында V курста режиссура бүлегендә укып йөрим.

— Кинәт кенә башка һөнәр сайлавыңа әти‑әниең каршы килмәдеме соң?
— Әни башта бик борчылган иде. Хәзер карашлары үзгәрде булса кирәк.

— Беренче мәртәбә Казанга килгәч кайсы спектакльне күреп сокланган идең?
— «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклен карагач, үземне бөтенләй башка дөньяда итеп хис иткән идем. Анда Илфак Хафизов белән Резидә Сәлахова уйнадылар.

— Студент чактан ук геройларны уйнау күпләр өчен хыял гына булып кала. Сине узган ел ук «Кияүләр» спектаклендә Банат ролендә күрдек.
— Без II курста күмәк күренешләрдә генә уйный идек. Аннары театрда кайбер үзгәрешләр булу сәбәпле, миңа Банатны уйнарга тәкъдим иттеләр. Башта бик куркып кына тотынган идем. Аннан соң «Мәхәббәт баскычы»нда Гүзәл ролен бирделәр. Һәм менә «Гашыйклар тавы»нда Мөнирә ролен уйнадым.

— Укып чыккач та, әсәрне һәм ролеңне ничек кабул иттең?
— Ул тормышчан булуы белән матур әсәр. Мөнирә роле миңа бик авыр шикелле тоелды. Шуңа күрә аны ничек башкарып чыгармын, дип борчылдым, чөнки Мөнирәгә — 40 яшь, ә миңа — 22. Алдагы куелышта аны Лилия Мәхмүтова уйнаган булган. Без ул спектакльне ике ай әзерләдек.

— Тамашачы баш рольдә уйнаган артистларга үз бәясен бирергә өлгерде. Сезне Илфак ­Хафизов белән матур парлар итеп кабул иттеләр. Үзеңә аның бе­лән уйнау ничек булды?
— Илфак белән уйнау җиңел. Без аның белән башка спектакльләрдә дә бергә уйныйбыз. Ул партнерны аңлый белә.

— Үзеңне бигрәк тә кайсы күренеш тетрәндерде?
— Мөнирәнең төш күрүе һәм аның улы Өметнең Гашыйклар тавын җимергәндә, аңа каршы баруы аеруча тетрәндерде.

— Гүзәл, син Мөнирәнеке кебек мәхәббәт хисләрен үзең кичергән кебек уйнадың. Тормышта гашыйк булырдай егет тә очрамый калмагандыр.
— Бу тормышта һәркемнең үз мәхәббәт тарихы бар. Бу спектаклъ хатын-кызларга аеруча якын, чөнки ул һәр чорда актуаль. Безнең барыбызның да яратасы, яратыласы килә. Үземә дә гашыйк булырга туры килгән иде. Ул да уйнарга ярдәм иткәндер.

— Мөнирә вәгъдә­ләш­кән Сәетен гомер буе көтеп яши. Ялгызы бала үстерә. Гашыйклар тавын җимерүгә каршы тора. Бүгенге яшьләр күзлегеннән чыгып әйт әле, Гүзәл, дөрес эшлиме ул? Үзең Мөнирә урынында булсаң, көтәр идеңме?
— Мин яшьләрне салкын карашлы дип уйламыйм. Буыннар конфликты һәрвакыт булган ул. Шуңа күрә барысы да булмаса да, көтә торган хатын-кызлар бардыр, дип уйлыйм. Үзем вакытлыча аерылганда көтәр идем. Ә инде Гашыйклар тавы Мөнирәнең вәгъдәләшкән урыны булганга күрә, аны кадерләп саклый ул.

— Сәет гореф-­га­дәтләргә, риваять­ләргә ышанмый. Атарга ярамаган килеш кыр үрдәген аткан кулын паралич суга. Инвалид арбасына утыргач кына туган авылын, Мөнирәсен искә төшерә. Улы барлыгын да белмичә, якты дөньядан китеп бара. Синең Сәеткә мөнәсәбәтең ничек? Үзең гореф-гадәтләргә, риваятьләргә ышанасыңмы?
— Кызганыч, безнең тормышта да андый ир-егетләр очрый. Сәетнең бу адымын беркем дә хупламас. Ә инде гореф-гадәтләргә килгәндә, кайберләренә ышанам, ә кайсыларына ышанмыйм. Матур риваятьләр дә ышандыра.

— Әсәрдә экология проблемалары да, гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы, әхлаксызлык проблемалары күтәрелә. Бүгенге көндә тормышта Сине иң борчыганы кайсы?
— Алда саналганнарга өстәп, бүген иң зур проблемаларның берсе хатын-кызларның балаларын ташлап китүе дияр идем. Күп проблемалар күтәргән әсәрне кабат сәхнәгә менгергән өчен режиссерларыбыз Рәшит Заһидуллин белән Резидә Гариповага рәхмәт әйтәсем килә.

— Гүзәл, сәхнәдә синең матур тавышың да яңгырады. Күптән җырлыйсыңмы?
— Юк, минем беркайчан да җырлаганым булмады. Җырларга һәр­вакыт оялып йөрдем. Вокал укытучысы Алия Хәмзина минем белән күп шөгыльләнде, аңа рәхмәт.

— Син режиссер белгечлеге алып чыгачаксың. Үзең сәхнәдә кайсы әсәрне куяр идең?
— Мин үземне киләчәктә артист итеп күрергә телим. Шуңа күрә режиссерлык эше әлегә кызыксындырмый.

Чыганак — «Шәһри Казан» газетасы, http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/berkaychan-da-teatrda-uynarmyin-dip-hyiyallanmadyi

Дата: 17 декабрь, 2014 ел