90 СЕЗОН

Новости

Бәйрәм уңаеннан!

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кәрим Тинчурин театры сөекле тамашачыларыбызны язның беренче бәйрәме белән котлады. Театрыбызның талантлы ир-егет артистлары кадерле гүзәл затларыбызга җыр-моңга төреп күңел җылыларын бүләк итте. Театр музеенда исә кызыклы бәйрәм чарасы оештырылды. Шулай ук театрыбызда милли киемле курчаклар, татар милли аксессуарлары һ.б. үзенчәлекле бүләкләр сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң мөһиме – театрыбыз бу көнне тамашачыларыбызга Нәбирә Гыйматдинова әсәре, Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган “Утка очкан күбәләктәй…” спектакленең премьерасын тәкъдим итте.