90 СЕЗОН

Новости

Бәйрәмегез күңелләрдә һәрвакыт җылы, матур истәлекләр генә калдырсын!

4 нче март Тинчурин театрында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ак чәчәкләргә тиң табибәләр һәм хезмәткәрләр өчен бәйрәм алдыннан мәдәни ял оештырды. Кичәдә сәламәтлегебез сагында торучы гүзәл затларыбызны якынлашып килүче 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар! Соңыннан исә олы йөрәкле шәфкать ияләренә иң зур бүләк — “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясе күрсәтелде.