Новости

Бер көндә ике премьера: «Кем нәрсә аңлады?»


Яңалыкка гел омтылабыз. Анысына ирешкәч, искелеккә кайту юлларын эзлибез. Тинчурин театры тамашачысы да шул юлда хәзер. Узган атнада театр үзенең сезонын «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы белән япты, тик тамашачы әле һаман да сәхнәдән «Зәңгәр шәл»не эзли…

БЕРЕНЧЕ ТАМАША: МАКСАТЫ ШӘП, Ә АСЫЛДА…

– Көзен К. Тинчуринның 135 еллыгы. Ел ярымнан театрның 90 еллыгы. Без аны шушы «Умай» белән каршыларбызмы? Сезонны Камал театры «Зәңгәр шәл» белән яба, ә без «Умай»ны күрсәтеп, сезон белән саубуллашабыз. Нигә без аны Тинчурин белән ачмыйбыз һәм япмыйбыз? Безне бит гади тамашачы караячак. Ул шушы спектакльне аңлый алырмы икән соң?..

Опера тәмамланып, фикер алышуга җыелгач, Татарстанның атказанган артисткасы, Тинчурин театры артисты Әлфия апа Хәсәнова әйткән сүзләр бу. Хәер, башларын иеп, моңсуланып утырган һәр театр артистының йөзендә дә шул җөмләләрне укырга мөмкин иде. Ә аңа кадәр «Ал яулык, зәңгәр шәл»нең күпме шау-шу куптарачагын һәм тамашачы тарафыннан ничек кабул ителәчәген белми иде әле алар.

«Ал яулык, зәңгәр шәл» – ярты ел элек Тинчурин театрында Казан консерваториясе һәм ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылган «Умай» опера лабораториясе эше нәтиҗәсе. Лабораториядә төп урын татар хатын-кызын өйрәнүгә бирелде. Исеме дә очраклы гына сайланмаган, чөнки Умай – төрки һәм монгол халыкларында балалар һәм бала табучыларны яклаучы илаһи көч. Операда да шул чагылырга тиеш дип билгеләнде.

Спектакльнең исеме уңышлы. Ник шулай атала икән, дигән сорау астында үзең дә сизмәстән театрга юнәләсең. Соравыңа җавап булырмы – монысы икеле, тик сүзләре кызыксыну уята. Өстәвенә, яңа «тамаша» булачагын хәбәр итә торган баннерлар җәлеп итә – изүе капланган матур, милли күлмәк кигән, шәл яулык бәйләгән хатын-кыз. Тик аның йөзе юк. Димәк, һәрбер нәфис зат бу спектакльдә үзен табачак. Һәрхәлдә, операны сәхнәгә менгезгән режиссерларның төп максаты – нәкъ шул… иде.

«Ал яулык, зәңгәр шәл» – феминистик опера дип тәкъдим ителә. Татар сәхнәсендә җыр һәм моң булу берәүне дә аптыратмый анысы. Тамашачы өч-дүрт сәгатьлек концертларга да теләп йөри. Ә монда – бары тик 1 сәгать 20 минут дәвам итә торган опера. Тик сәхнәдә динамика һәм эмоцияләр күрергә ияләнгән халык өчен аз хәрәкәтләнүче артистларны күздән кичерү, сузып җырлана торган текстны аңлау һәм күргәннәренең барысын бергә бәйләү кыенгарак туры килә. Халык театрга күңеле белән ял итәргә килсә, монысыннан соң ял итәргә дип өенә таралды.

Шунысы мөһим: опера 20шәр минутлык өч бүлектән тора. Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән, өченчесе – хәзерге заманның көрәшче хатын-кызлары язмышыннан. Һәр бүлекне аерым шагыйрә язган, һәрберсен аерым режиссер куйган, һәркайсына аерым композитор көй иҗат иткән. Өч бүлекнең бер-берсе белән бәйләнеше ачык сизелми, актерлар составы бер төрле булгач кына, сүзнең нәрсә турында барганын аңларга мөмкин. Аңлый алсаң, әлбәттә, чөнки хәзерге шагыйрьләрнең иҗат җимеше үзгә. Кем үзенең әсәрендә күбрәк аңлашылмый торган сүзләр куллана, шуныкы кәттәрәк. Шуны белепме, театр бинасына аяк атлауга ук – кулга либретто тоттырдылар. Монысы – сәхнәдә күрсәтеләчәк әсәрнең язма варианты. Артистлар җырлаячак һәр сүз – шунда язылган. Алдан ук: «Либреттоны укыгыз», – дип кисәтеп куйсалар да, кечкенә китапчыкны букчама салып куйдым. Сәхнәдән ишетәм дә, күрәм бит, янәсе. Тик пәрдә ачылгач та, ул китап кулыма менеп, һәр сүзен укып утырырга, ә сәхнәгә сирәк кенә күз төшерергә туры килде.

Либреттоны укысаң, операдан хатын-кызлар белеме темасын тартып чыгарырга була. Беренче өлештә: «Хатын-кыз да, ир-атлар кебек үк, галим һәм шагыйрь була ала», – дип кабатлана. Феминистик операның сюжетын язып тору кирәкмәс, чөнки күреп тә аңга кермәгән нәрсәләрне укып кына бөтенләй дә сеңдереп булмый. Икенче өлештә күрсәтелгән берничә эпизод белән уртаклашу комачау итмәс. Тарихка якынаю, тарихта эзен калдырган татар хатын-кызларын күрсәтү – бу кисәкнең максаты. Аны куйган режиссерлар Булат Минкин һәм Рамил Камалов Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы Фатиха Аитова образын тудырырга алынган. Бу өлештә 1912нче елда танылган эшмәкәр һәм меценат Әхмәтвәли Мәңгәрнең Фатиха Аитова белән бергә эчкече һәм фахишә татар хатын-кызын эчкечелектән коткарып, туры юлга бастырулары хакында бәян ителә. Шулай итеп берләшү татар милләтенең киләчәген саклап калырга мөмкинлек бирә – бу өлешнең төп идеясе шул.

Дөрес, сәхнәдә нәкъ менә шундый тарихи вакыйгаларның күрсәтелүен тиз генә абайлап булмый. Либреттоны укып, режиссерлар белән фикер алышкач кына, нәтиҗәләр ясала. Ә һәр спектакльдән соң режиссерлар тамашачы алдына чыгып, аларның сорауларына җавап бирергә әзер булырлармы икән? Бик шикле. Премьера көнне дә журналист, критик сорауларына җавап бирүче авторлар сирәк булды. Әмма аннан соң туган тамаша сәхнәдә барган операга караганда күпкә кызыклырак һәм мәгънәлерәк иде.

ИКЕНЧЕ ТАМАША: «МИЛЛӘТНЕҢ ЙӨЗЕ ДӘ, КӨЕ ДӘ ЮК МОНДА»

– Опера жанры – бик катлаулы юнәлеш, аңа махсус уку йортларында белем алган кешеләр генә тотына ала. Ә сез булдыргансыз! – дип башлады сүзен хореограф, «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла. – Безнең республикада Опера һәм балет театры бар. Ул үзен какшамас сарай кебек тәкъдим итә. Алар эшләгәнне бер театр да эшли алмый, янәсе. Ә сез булдыргансыз. Бик актуаль тема.

– Нинди тема? Мин аңламаганмын, сөйлә әле, – дип кырт кисте Татарстанның халык артисты, педагог Миңгол Галиев.

– Актуаль тема – хатын-кыз темасы.

– Син Малевичның «Черный квадрат»ын мактыйсың ич. Юк монда хатын-кыз темасы. Бернинди тема юк. Милләтнең йөзе дә, көе дә юк монда.

– Сезнең максатыгыз – татар операсын тудыру. Утызынчы копияне түгел! Без монда татар операсы тудырабыз дип акча алабыз. Ә рәссам татар образлары эзләми, режиссерлар Европа үрнәгендә сепарат сөте ясап бирәләр дә, аңламагач безне надан, диләр. Без моны беләбез, «железный занавес» юк хәзер. Без монда ал яулык түгел, матрешка күрдек. Сез төрки хронотопны өйрәнмәгәнсез. Сезгә кем комачаулый? Беркем миңа комачауламый. Сез татар хатын-кызына тап төшерәсез! Без моны үттек инде. Галимҗан Ибраһимов ХХ гасыр башына керде дә, Н. Островскийдан «Гроза»ны алды да, «Татар хатыны ниләр күрми?» дип әсәр язды, – дип ярсып чыкты филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова. – Тинчурин театрын колхоз театры дип атыйлар, ләкин шул колхоз спектакле аны ашатты, халык залны тутырып йөрде. Сез хәзер тамашачыны югалтасыз. Шабашник режиссерлар килә дә, нидер әзерләп китә, ә безгә шуны «ашарга». Ә бит спектакль театрны ашатырга тиеш. Реформа ясалган өч ел эчендә мин Тинчурин театрында бер спектакль күрдем – «Карурман» булды ул. Мин анда театр труппасының йөзен, артистларының бәхетен күрдем. Бүген сезне шаккатып тыңлыйм. Без татар операсы төзибез дип сәхнәдә чиркәү хоры җырлатасыз. Сезгә татар операсы төзергә кем комачаулый?

Бу тамаша сәгать ярымга сузылды, әмма күп сорауларга җавап алынмады. Үз эшләрен яклауны кирәк дип тапмадылармы, әллә бәяләүчеләрнең артык кызыксынучанлыгыннан курыктылармы – режиссерлар бер-бер артлы өйләренә таралышты. Дөрес, мактау сүзләре дә булмады түгел, театр труппасына алары да җиткерелде.

Берни аңлашылмады дигән очракта да, сәхнәдә яңалык күреп кайтып китте тамашачы. Үзе тирәсендә шуның кадәр фикер төрлелеге һәм сорау тудыра алгач, бик уңышсыз дип тә атап булмый аны. Хәер, аңа бәя кую безнең өстә түгел, мондый «яңалык» та кирәктер. Яңа сезонда сәхнәгә менеп, үз тамашачысын җыя алса, опера уңышы – шул булыр.

ЧИТТӘН КАРАШ

«Ал яулык, зәңгәр шәл» – каршылыклы фикерләр бәрелеше. Опера күрсәтелгәнгә ничә көн вакыт үтсә дә, фикерләшү һаман дәвам итә. Социаль челтәрләрдә дә бу темага актив язалар. Шундый ике кызык фикерне без дә тупладык.

Җырчы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова: «ТАМАШАЧЫНЫ ЮГАЛТЫРГА ЯРАМЫЙ»

– Мин үземне заманча кешегә саныйм һәм күп нәрсәне күргәнем булды, ләкин операны караганнан соң күңелемдә «шок» туды. Мин апама (Татарстанның атказанган артисты – Лилия Мәхмүтова. – авт.) хөрмәт йөзеннән генә чыгып китмәдем. Кулымда либретто юк иде, шуңа күрә берни аңламадым: безнең мескен атаклы һәм бик танылып җитмәгән артистлар режиссер аңлатып җиткерә алмаган әйберләрне күрсәтергә омтылалар иде.

Стенография коточкыч. Гафу итегез, әмма моңа дәүләт аз акча бүлеп бирмәгән. Бу стильле дә, креатив та түгел, эстетикасы да юк. Ни өчен студентларга профессиональ артистлар белән бергә иҗат итәргә мөмкинлек бирәләр? Бу театр дәрәҗәсе түгел. Яшьләр үзләре белем алган җирләрендә куйсыннар. Актерларның бик зур эше, бик зур… әрәм булган. «Ал яулык» та, «зәңгәр шәл» исе дә килми аннан. Исемен булса да үзгәртсеннәр – өметләр азрак булган булыр иде. Тинчурин театрын аңлашылмаган лабораторияләрдә югалтырга түгел, ә күтәрергә кирәк. Иң мөһиме: тамашачыны югалтырга ярамый. Тамашачысыз театр – театр түгел. Иң мөһиме – операны җырлый торган, тавышлары булган һәм моңа өйрәтелгән кешеләр белән куярга кирәк. Яхшы тавышлылары да бар. Тик гадәттә сөйли торган актерларның ялгыш җырлауларын сәгать тә егерме минут буе тыңлап утыруы бик авыр.

Журналист Рәмис Латыйпов: «АҢЛАР ӨЧЕН КҮП АКЫЛ КИРӘК»

– Бу – минем генә акылым җитәрлек әйбер түгел. Моны аңлар өчен баш хәреф белән язылган югары Акыл кирәктер. Спектакль «кара квадрат» стилендә язылган – заманча шигырьләрдән тора. Хәзер шундый шигырьләр бар бит: укып та берни аңламыйсың, әмма аңлаганга сабышып торсаң, олы сәнгатьне аңлаганга чутланып йөри аласың. Әлеге шигырьләрнең асылы шундый – анда барысы да таныш сүзләр. Татарча. Ә шул сүзләр бергә шигырьгә кушылгач, бу ни әйтте икән диеп башың кашыйсың. Әле шуңа музыка да өстәлгән! Шуңа да бу җырлардан аерым-аерым «татар», «фатыйха», «милләт» кебек таныш сүзләрне генә абайлап утырасың…

…Болай бернинди дә дәгъва юк. Мондый спектакльләр дә кирәктер инде ул. Сәнгать тегенди-мондый булырга тиеш дигән дәгъва булса, ул рамкаларга кереп утыра да, аннары мөгезләр чыкмый башлый. Әмма мөгез чыгарабыз дип уйлаган кешеләр мөгез чыгаруның да мәгънәсе булырга тиеш дип уйласалар, үзләренә дә файдасы булыр иде минемчә. Алайса бер мөгез карыйсың, ә икенче, өченче мөгез тирене тишеп чыга. Шул кадәр күп көч һәм хезмәт куелган икән, ул иҗади онанизм өчен генә хезмәт итәргә тиеш түгелдер бит: үзебез язабыз, үзебез куябыз, үзебез карыйбыз, үзебез бәялибез.

Ә болай – спектакль искиткеч шәп. Шуның кадәр спектакльне буталмыйча уйнап чыгарга да кирәк әле. Нинди жанрда булса да, уйнап чыга торган артистлар Тинчуринда. Бик яхшы уйныйлар, җырлыйлар, сокланып карап утырырлык! Аңлап та булса, гөлләр күк булыр иде. Карап утырып кына акылдан яза яздык, ә алар күпме репетицияләр аша үткән! Артистларның уеннарына, җырларына сокланып карап утырдым. Бер сорау калды – ник «Ал яулык, зәңгәр шәл» иде ул? Караган гомер бигрәк жәл булгангамы?..

Рәйдә Нигъмәтҗанова, «Безнең гәҗит».