90 СЕЗОН

Новости

Безнекеләр булдыра!

Дуслар! Кабатланмас талант иясе, “Манзара” театр студиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы Гимназиядә Дуслык очрашуы үткәрде. Әлеге матур гадәткә әверелгән бәйрәмдә Г.Камал һәм К.Тинчурин театры артистлары яшь манзарачылар белән аралашты, спектакль карады, фикер алышты. Очрашу вакытында Зөлфия Наил кызы, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. Яраткан артисткабызны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!