90 СЕЗОН

Новости

Батырларыбыз!

20 нче июнь Апас районында үткән чираттагы Театраль Сабантуйда театр артистлары һәм хезмәткәрләре традицион Сабан туе уеннарында көч сынашты. Әлбәттә, Сабантуйның күрке — Милли көрәш тә булды! Артистларыбыз милли көрәштә һәрчак теләп катнаша һәм зур уңышларга ирешә. Быел исә бәйрәмдә театрыбызның асыл егетләре – Илфак Хафизов белән Харис Хөснетдиновлар саф, чиста көрәш күрсәттеләр һәм 70-80 кг авырлыкта дәрәҗәле 1 нче, 2 нче урыннарны яуладылар! Чын күңелдән котлыйбыз!!!