90 СЕЗОН

Новости

Арча якташлыгы спектакльгә чакыра!

9 нчы апрель, 18.00 сәгатьтә, Арча якташлыгы белән берлектә, “Җидегән чишмә” Арча халык театры Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗевның “Урлыйкмы? Урламыйкмы?!” комедиясен күрсәтә. Режиссеры — Азат Зарипов, режиссер ярдәмчесе – Гүзәл Нигъмәтҗанова, композиторы – Рөстәм Рәхмәтуллин. Спектакльдә Харис Сафин, Гөлнара Гиниатуллина, Резеда Галиуллина, Алисә Сөләйманова, Гөлсинә Зәкиева, Илдус Хәбибуллин, Динар Бариев, Расих Тимергалиев катнаша.
Рәхим итегез! Килми калмагыз, бик күңелле булачак!