90 СЕЗОН

Новости

Арча якташлыгы очрашу кичәсе!

9 нчы апрель, 18.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча якташлыгы очрашу кичәсе була. Апрель ае – бөек шагыйребез Тукай аенда үтүче күркәм гадәткә әверелгән әлеге чара Арча якташлыгы иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, «Арча мәдәният йорты» муниципаль учреждениесе, “Идел-йорт” Россия төбәкара театр фестивале гран-при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә үткәрелә. Бу көнне Арча халык театрының талантлы артистлары казанлылар һәм якташлар хозурына күренекле әдип Аяз Гыйләҗевның “Урлыйкмы? Урламыйкмы?!” спектаклен тәкъдим итәчәк. Килегез, күрегез! Халык мәхәббәтен яулаган бу көлкеле тамаша берәүне дә битараф калдырмас!
Арча җирендә туып-үскән хөрмәтле якташлар! Кичәгә рәхим итегез! Бер-берегез белән очрашу, аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!