90 СЕЗОН

Новости

“Алкыш” лаборатория-семинары: “Янгын”

28 нче апрель, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театры Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында З.Хәкимнең “Янгын” әсәре буенча театраль эскиз күрсәтте. Режиссеры – Б.Минкин, композиторы – А.Абдуллина. Рәссам Е.Горшкова лаборатория-семинарда катнашучыларны спектакльнең сценографиясе белән таныштырды. Театраль эскизда рольләрне Татарстанның халык артисткасы Җ.Әсфәндьярова, Татарстанның атказанган артистлары А.Фәтхуллин, Х.Хөснетдинов, талантлы артистларыбыз С.Хәбибуллин, Л.Камалиева, Э.Никитин башкарды. Иҗат төркеменең эшен театр тәнкыйтьчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Т.Н.Тихоновец, театр тәнкыйтьчесе Н.Р.Игъламов, Филология фәннәре докторы, профессор Ә.М.Закирҗанов, театр белгече һәм тәнкыйтьче О.В.Кораблина, Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьче Е.И.Рябова, Театр әһелләре берлеге үзәк аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе Ю.Т.Юдина, театр белгече Г.Н.Фәттахова бәяләде. Лаборатория-семинарның экспертлары – мәртәбәле жюри, катнашучылар белән берлектә, эскизга тирән һәм эчтәлекле анализ ясады, фикер алышты. Лаборатория 29 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.