90 СЕЗОН

Новости

“Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары ачылды!

Бүген театрыбызда Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары үз эшен башлап җибәрде. Ачылу тантанасында театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов, Россия Театр әһелләре берлегенең музыкаль театрлар кабинеты җитәкчесе, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Ольга Владимировна Кораблина (Мәскәү), Сәнгать белеме дәүләт институтының фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе эксперты Екатерина Игоревна Рябова (Мәскәү), Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме, театр белгече Гөлшат Низам кызы Фәттахова лаборатория-семинарда катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Аннан, спектакльнең сценографиясе белән таныштырганнан соң, иҗат төркеме М.Гыйләҗевның “Соңгы мираж” әсәре буенча театраль эскиз тәкъдим итте (режиссеры – Л.Әхмәтова). Соңыннан мәртәбәле жюри эскизны иҗат төркеме алдында җентекләп анализлады. Лаборатория 29 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.