90 СЕЗОН

Новости

Айсылу Мөсәлләмова: «Хыялым — яхшы татар фильмында төшү» («Акчарлак», автор — Румия Сәйфуллина)

“Сүнгән йолдызлар”да – Сәрвәр, “Беренче мәхәббәт”тә – Алия, “Ак тәүбә, кара тәүбә”дә – Дамирә, “Әкият китабы”нда – Гүзәлсылу… Болар – Айсылу тудырган образларның берничәсе генә әле. Яшь булуына карамастан, кызны инде күпләгән спектакльләрдә күрергә була.

Белешмә

Туган ягы: Башкортстанның Илеш районы, Карабаш авылы.
Туган көне: 26 декабрь, 1992 ел.
Белеме: Казан мәдәният институты, эстрада бүлеге.
Эш урыны: Тинчурин театры.
Тормыш хәле: кияүдә түгел.

– Айсылу, иң беренче ролеңне балалар каршында уйнагансың. Тамашачы каршына тәүге тапкыр чыгу авырмы?

– Гомумән, әкияттә уйнау авыр. Чөнки балалар алдында чыгу зур осталык сорый. Аларның игътибарын үзеңә юнәлтеп, балачакка кайтып, алар кебек фикерләп, шул ук вакытта үзең булып калу – бик катлаулы бурыч. Шуның өстенә, сәхнә тәҗрибәм дә юк дәрәҗәсендә иде.

Башкортстан гүзәле Айсылу тату, тырыш гаиләдә тәрбияләнә. Ул –гаиләдә өченче бала.

– Абыем виртуоз баянчы-композитор, җырлар иҗат итә. Үз көчләре белән йорт салып, кыз белән малай үстерәләр. Күптән түгел яңа йортында үз студиясен ачып җибәрде. Энем Илдан 7 сыйныфта укый. Әнием Айгөл – мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әтием Илнур – Когалым шәһәрендә машинист.

  • Гаиләсе белән
– Ни өчен җыр сәнгате буенча китмәдең?

– Мин “җырчы булам” дип укырга кермәдем. Бүген профессиональ җырчылар күп. Балачакта вокал дәресләрен камилләштерү теләгем зур иде. Авыл җирендә мондый мөмкинлек булмады. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты: дүрт ел Римма апа Ибраһимовада белем алдым. Мин аңа чиксез рәхмәтле. Мин бүген – җырчы-актриса. Театрда эшләү өчен дә бит иң беренче чиратта матур, моңлы тавыш кирәк. Тамашачы сине ишетеп ярата. Сәхнәдә үз тавышың белән җырлый алу – артист өчен табигатьтән бирелгән зур бүләк дип саныйм.

– Нинди рольләр күңелеңә якын?

– Драматик рольләр ошый.

– Театр һәм эстрада – икесе ике юнәлеш. Авырлыклар туамы?

– Эшкә урнашкач, вакытлыча кыенлыкларны җиңеп чыгарга баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин ярдәм итте. Коллективыма рәхмәт. Алар мине үз итеп кабул иттеләр. Театрыма сөенеп киләм, арып-талып яраткан эшемнән кайтам. Тамашачыларымның ихлас котлаулары күз алдымнан китми. Театр ул җаныңа күчә, ансыз яшәп булмый башлый. Үземне сәхнәдә таптым.

  • «Беренче мәхәббәт» спектакленнән
– Артист булмасаң, кайсы өлкәдә эшли алыр идең?

– Фотограф яки укытучы.

– Кумирларың бармы?

– Нурия Ирсаева һәм Янина Соколовская.

– Буш вакытыңда нишлисең?

– Шалтыратып, әти-әниемнең хәлен белергә тырышам. Ретро, халык жырларын өйрәнәм. Тирән эчтәлекле фильмнар карарга яратам. Җырлар иҗат итәм. Газета-журналлар укып, яңалыклар белән танышып барырга тырышам – тормыштан артта калырга ярамый. Төрле бәйгеләрдә катнашам, клипларда төшәм. Соңгы тапкыр Гүзәл Уразованың “Онытмагыз безне” клибында төштем.

Айсылу шулай ук сәнгатьле уку буенча конкурсларда катнашып, мактаулы исемнәр алган. 2015 елда Уфада узган “Татар кызы-2015” халыкара бәйгесендә катнашып, берничә номинациядә җиңү яулаган.

– Театр артистлары “акча аз, яшәргә җитми” дип, башка җирдә дә эшли…

– Сәнгатьтә акчаның әз икәнен белеп килдем. Әмма бәхет акчада түгел икәнен яхшы аңлыйм. Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет, матур хыяллар белән яшим.

– Сер булмаса, нинди хыял?

– Танылган режиссер төшергән яхшы татар фильмында уйнап карыйсым килә.

– Театрда якын дусларың бармы?

– Барысын да тигез хөрмәт итәм. Тормышымдагы иң ышанычлы, якын дустым ул – әнием һәм яраткан кешем.

– “Очрашып йөргән егетем сәнгать кешесе түгел” дидең… Театр юлын сайлавыңа ул каршы түгелме?

– Башта авырлыклар килеп туса да, бер-беребезне аңлый алдык. Ул эшемне хөрмәт итә, театр сәнгате белән кызыксына. Уйнаган спектакльләремне карап, тамашачы буларак үзенең фикерләрен белдерә.

– Гаиләдә икең дә театрда эшләсәң, күпкә яхшырак, диләр бит…

– Бик үк килешеп бетмим. Кечкенәдән үк булачак ирем сәнгать кешесе булмаячак дип үземә сүз бирдем. Бер казанга ике баш сыймый…

– Тамашачы мәхәббәтен яулар өчен нинди булырга кирәк?

– Тамашачыны хөрмәт итәргә, һәрвакыт ихлас, табигый булырга. Хәзерге тамашачылар бик сизгер күңелле, зәвыклы, шуңа күрә һәр чыгышыма зур җаваплылык белән карыйм. Ролем зурмы, кечкенәме – анысы мөһим түгел.

Автор — Румия Сәйфуллина;

Чыганак — «Акчарлак», https://akcharlak.com/article/aysylu-m-s-ll-mova-khyyalym-yakhshy-tatar-filmynda-t-sh-/

Дата: 8 гыйнвар, 2018 ел