90 СЕЗОН

Новости

Айсылу Мөсәлләмова: «Ул бүләк иткән чәчәкләр әле дә күз алдымда» («Ватаным Татарстан»)

Aйсылу МӨСӘЛЛӘМОВА, К.Тинчурин театры актрисасы:

– Һәр кеше өчен дә мәктәп еллары онытылмас кызыклы вакыйгаларга бай була. Минем иң яраткан укытучым татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Дания Сафа кызы иде. 8 нче сыйныфта укыганда Дания Сафа кызы үзенең 11 нче сыйныф укучылары белән «Көз сылуы» бәйгесе оештырды. Һәр сыйныфтан бер кыз катнашырга тиеш иде. Безнең сыйныфтан мине сайлап куйдылар. Мин бу бәйгегә бик теләп әзерләндем. Ап-ак күлмәккә чаган яфраклары беркеттем, балан, миләш, вак алмалардан тәкыя ясадым. Тырышлыгым бушка китмәде. Мин беренче урынны яуладым. Җиңүчеләрне котлаганда, яраткан укытучым миңа көзге чәчәкләрдән балкып торган зур гөлләмә бүләк итте. Шул янып торган чәчәкләр әле дә тормыш юлымны балкытып торалар төсле. Алар минем киләчәктә сайлаячак һөнәремә дә үзенчәлекле бер ишарә булганнардыр дип уйлыйм, чөнки хәзер мин театрда эшлим. Көн дә яраткан театр тамашачыларым алдына чыгам. Алар ихлас күңелдән бүләк иткән гөлләмәләрдә мин яраткан укытучымның нурлы карашын, ягымлы елмаюын күрәм кебек.

Чыганак — «Ватаным Татарстан», https://vatantat.ru/2020/10/36275/

05.10.2020