90 СЕЗОН

Новости

Айсылу Мөсәлләмова: «Татарча укымасам тамагым туймый» («Яшьлек сәхнәсе» тапшыруы, «Татарстан радиосы»)

К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айсылу Мөсәлләмова: «Татарча укымасам тамагым туймый».

«Яшьлек сәхнәсе» проектының чираттагы чыгарылышы әзер! Студиядә кунакта чын татар кызы — Тинчурин театры артисты Айсылу Мөсәлләмова.

Әңгәмәдән кайбер кызыклы фикерләр һәм фактлар:
Айсылу тумышы белән Башкортстан Республикасы Илеш районы Карабаш авылыннан.
Гаиләдә 3 бала. Абыйсы — Илназ, музыкант, аранжировка остасы.
Айсылу үзе Казан Дәүләт мәдәният институтының эстрада бүлегендә, Римма Ибраһимова классында укый.
Айсылу үзе дә җырлар иҗат итә!
«Өйгә кайтсам, кухня гарнитурыннан да китаплар чыга», — ди ул, чөнки әнисе — китапханәче һәм татар теле, әдәбияты укытучысы.
Тинчурин театрында 6 нчы сезонын эшли, күбесенчә җырлы рольләрдә уйный.
Тыңлыйк!

Туган телебезне яраткан, сәхнәдән аның бар матурлыгын халыкка җиткерүче яшь актерларны танытуны күздә тоткан «Яшьлек сәхнәсе» проекты ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/tatarstan-dulkynynda/tatarstan-dulkynynda-27-03-21/