array(0) { }
Дәшмә һәм күземнән югал
1 сәгать
Риваять
18 +

Спектакльның озынлыгы: 1 сәг.

Премьерасы 2022 елның  25 июнендә булды

Бөтен дөнья акылдан шашкан кебек тоелганда нишләргә? Әйтик, әйләнә-тирәңдә сине барысы да кире какса? Бер мизгел һәм син юк. Синең урамың, өең, күршеләрең юк… хәтта әниең дә. Һәм син хәзер Беркем дә түгел.

“Сез үлдегез” – диләр полициядә. “Димәк, үлгән”, – ди таныш булмаган әби. “Мин моны аңламыйм”, – ди хыялдагы әни. Белешмә бар бит. Димәк, үлгән.

Йөгерергә кирәк, йөгерергә, эзләргә, каршы торырга, тормышыңа ышанырга, йөрәгеңне тибәргә – дөп-дөп, дөп-дөп тибәргә мәҗбүр итәргә кирәк. Әлегә син нидер тоясың икән, димәк, барысы да югалмаган.

Бу – тормыш һәм үлем, мантыйк һәм абсурдлык, мәхәббәт һәм битарафлык кебек берничә дөнья арасында сәер сәяхәт. Бу –ашкынып үзгәрә торган дөнья эчендә яшәргә омтылу турындагы тарих.

Билетлар:

Дәшмә һәм күземнән югал Дәшмә һәм күземнән югал Дәшмә һәм күземнән югал Дәшмә һәм күземнән югал Дәшмә һәм күземнән югал