90 СЕЗОН

array(0) { }
Кыр казлары артыннан
1 сәгать 40 минут
Концерт
6+

7 декабрь, 18:30 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе – концерт тәкъдим итә.

Татар театр сәнгатенең якты йолдызы Исламия Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын үзенчәлекле форматта яктырткан әлеге кичәдә  тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре исә легендар артистка турындагы истәлекләре белән бүлешәчәк. Шулай ук кичәдә театрыбыз артистлары режиссер сыйфатында аның тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләрдән – Данил Салиховның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, Наил Гаетбайның “Аты барның – дәрте бар”, Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” һәм күргән-белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп үзе язган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде…», «Син бит минем бергенәм» әсәрләреннән өзекләр уйнаячак.

Билетлар:

Кыр казлары артыннан