Кәрим Тинчурин театры оркестры яңа концертлар циклын башлап җибәрә. Әлеге концертларда без, хөрмәтле тамашачылар, сезнең белән “моң” төшенчәсенең серләренә төшенербез, халкыбызның музыкаль мирасын барларбыз.
Беренче концертыбыз быел юбилейларын билгеләп үткән композиторларның иҗатына багышлана: Рөстәм Зарипов, Риф Гатауллин, Радик Сәлимов, Мәсгъүдә Шәмсетдинова, шулай ук Салих Сәйдәшев, Алмаз Монасыйпов, Җәүдәт Фәйзи һәм башка мәшһүр композиторларыбызның әсәрләре яңгыраячак.
Концертта катнашалар:
Татарстанның халык артисты Гөлнара МУРЗИЕВА,
Татарстанның атказанган артистлары Илнур БАЙНАЗАРОВ һәм Гөлнара БАЙНАЗАРОВА,
Халыкара конкурслар лауераты Алмас ХӨСӘЕНОВ,
Татарстанның атказанган артисты Илнар ФӘЙЗЕТДИНОВ
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры һәм оркестр солистлары. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс КАМАЛ
Билетлар:
-
29.11.2025Билет алырга
13:00