1 сәгать
Ачык һавада поэзия һәм музыка киче
12+
Җәйге сезонның иң әһәмиятле вакыйгасы — театрның матур һәм уңайлы верандасында узачак җылы кичәләр.
Искиткеч гүзәл манзара, ямьле кичкә романтика өстәүче шәмнәр, тере музыка һәм шигърият. Игътибар үзәгендә — күренекле татар шагыйре Зөлфәт иҗаты. Һәр кич гади концерт программасы гына түгел, ә шигърият һәм музыка иленә чын сәяхәт булачак. Анда сүз көй белән очрашыр, хатирәләр яңа тәэсирләр белән үрелер.
Бу проект матурлыкны вак-төяк детальләрдә күрә белгән, шигъриятне һәм затлы кичәләрне яраткан кешеләр өчен булдырылды. Кимендә бер кичкә булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, җылылык, илһам һәм җанлы аралашу атмосферасында вакыт үткәрергә чакырабыз.
Билетлар: