92 СЕЗОН

array(0) { }
«Макбет»/ Малайзиянең милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе (ASWARA)
1 сәгать 48 минут
Рандай
18+

Спектакльдә Малайзия театр формасы рандайны (чыгышы Көнбатыш Суматрадан, Индонезия) Шекспир классикасы белән берләштерүче мәдәниятара алым кулланыла. Диаспора ярдәмендә рандай Малайзиядәге Минангкабау һәм Малай җәмгыятьләре тарафыннан актив рәвештә үстерелә. Әлеге укылышта Шекспирның “Макбет” әсәре малай яңгырашы ала. Сюжет сихерчедән үзенең тәхеткә утырачагы турындагы күрәзәне ишеткән сугышчы Макбет турында сөйли. Хаким булу теләге белән янган хатыны леди Макбет аны заговорга һәм аларда кунак булган корольне үтерергә этәрә. Әмма кылынган явызлык ир белән хатынны эзәрлекли һәм һәлакәтле нәтиҗәләргә китерә. Спектакль рандай театры традицияләрендә, әмма заманча трактовка һәм Ислам дөньясы карашы призмасы аша иҗат ителгән.

Малайзиянең милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе (ASWARA) Малайзиянең туризм, сәнгать һәм Мәдәният министрлыгы химаясендә сәнгать өлкәсендә дәрәҗә алу программаларын тәкъдим итүче бердәнбер югары уку йорты булып тора.

1994 елда нигезләнгән ASWARA төрле өлкәләрдә рәссамнар, башкаручылар һәм арт-менеджерлар: шул исәптән театр, бию, музыка, кино җитештерү, әдәбият, анимация һәм мультимедия, рәсем сәнгате һәм сәнгать өлкәсендә идарә итү буенча белгечләр әзерли,

1994 елдан башлап, ASWARA җирле һәм халыкара аренада күп кенә спектакльләр тәкъдим итте.

PuTRA – традицион һәм заманча традицион театр сәнгате кысаларында, шул исәптән *мак ёнг*, *ваян* күләгә театры, *бансаван* (малай операсы), *рандай* һәм *мек мулонг* кебек жанрларда иҗат итүче академия каршындагы үзәк,

PuTRA традицион театр буенча дәресләр оештыра һәм ел саен яңа театр спектакльләре тәкъдим итә.

2024 елның октябрендә PuTRA үзәге *рандай* стилендә “Макбет” пьесасын куйды. Спектакль Малайзиянең башкару сәнгате өлкәсендә иң дәрәҗәле 20 нче BOH Cameronian Arts Award премиясенең сигез номинациясендә җиңү яулады:

* Иң яхшы режиссура;

* Иң яхшы ир-ат роле;

* Икенче пландагы иң яхшы роль;

* Иң яхшы музыка;

* Иң яхшы ансамбль;

* Иң яхшы костюмнар, грим һәм стиль

Моннан тыш, спектакль «2024 елның иң яхшы куелышы» дигән төп бүләккә лаек булды.

Билетлар:

«Макбет»/ Малайзиянең милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе (ASWARA) «Макбет»/ Малайзиянең милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе (ASWARA)