array(0) { }
“Соңгы бәя”. Э.Капиев исемендәге Лак музыкаль драма театры
Шигъри драма

«Соңгы бәя» – Дагыстан һәм Россия халкының горурлыгы булган XX гасырның күренекле классигы Рәсүл Гамзатов әсәрләре буенча куелган спектакль. Ул әдип тормышының төрле чорларында язылган проза һәм шигырьләрнең үрелеше. Режиссер Дмитрий Павлов персонажлар булмаган, әмма шул ук вакытта алар күп булган һәм һәрберсендә Дагыстан тавышы, аның борынгы тарихы яңгырый торган уникаль спектакль тудыра. Актерлар телнең бер өлешенә, табигать образы һәм аның символларына – суга, утка, ташка әверелә. Алар антик хор кебек чыгыш ясыйлар, шул ук вакытта монда язучының чиста тавышы, аның дөнья турындагы сүзе, фәлсәфи фикерләре дә чагыла. Шагыйрьнең хис-кичерешләрен чагылдырган әлеге спектакль аның эчке аңтөпкеленә сәяхәт. «Туган ил хисен мин дөньяның барлык күренешләрендә һәм аның барлык почмакларында табам. Бу яктан минем тема – бар җиһан. Кая гына барсам да, мин Дагыстан турында җырлар алып кайтам. Һәр яңа шигырь белән мин аны яңадан беләм, яңадан аңлыйм һәм яңадан яратам. Кая гына китсәм дә, Дагыстанга җепләр сузыла» – дип язган Р.Гамзатов

Билетлар:

“Соңгы бәя”. Э.Капиев исемендәге Лак музыкаль драма театры “Соңгы бәя”. Э.Капиев исемендәге Лак музыкаль драма театры “Соңгы бәя”. Э.Капиев исемендәге Лак музыкаль драма театры “Соңгы бәя”. Э.Капиев исемендәге Лак музыкаль драма театры