91 СЕЗОН

array(0) { }
Батырлык үрнәге (экскурсия)
50 минут
Экскурсия
12+

Яңа проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларына багышлана. Экскурсиянең максаты – милли горурлык, тарих һәм традицияләргә, мәдәният кыйммәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү. Киләчәк буыннарның төп бурычы – Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклау, җиңүдә катнашкан бер генә артистны да онытмау, батырлыклары өчен свода катнашучыларга, сугыш һәм хезмәт фронты ветераннарына рәхмәт белдерү. Экскурсия барышында театр тарихы, репертуардагы патриотик хисләр тәрбияләгән спектакльләр, архив материаллары, сугыш елларындагы афишалар, фотосурәтләр һ.б. белән таныштыру булачак. Сугыш чорында театр хезмәткәрләре, артистларның бер өлеше фронтка китә. Сугыш авырлыклары театр эше туктамый, киресенчә, спектакльләр кую активлаша. Экскурсия вакытында тыл ветераннары һәм сугыш вакытында театрда эшләгән артистлар искә алыначак. Артистларыбыз сугыш чорындагы киң катлау хезмәт ияләре арасында зур культура – сәнгать эше алып баралар. Алар ару-талуны белми, хәрби госпитальләрдә чыгыш ясыйлар, һәр спектакльгә аерым бер иҗади активлык белән якын киләләр.

Экскурсиядә театр артистларының да катнашуы көтелә.

Татар телендә үткәрелә.

Билетлар:

Батырлык үрнәге (экскурсия) Батырлык үрнәге (экскурсия) Батырлык үрнәге (экскурсия)