92 СЕЗОН

array(0) { }
«Әл-Харраз» / Югары Драма сәнгате һәм мәдәни анимация институты (ISADAC)
1 сәгать 40 минут
Тамаша
16+

Әмин Насер әфәнде җитәкчелегендәге ISADAC труппасы тарафыннан куелган «Lharraz» спектакле Марокконың мәдәни мирасы – поэзиясе, җырлары һәм традицион сөйләме белән илһамландырылган. Ул Марокко милли традицияләренең рухи һәм мавыктыргыч элементларын заманча мультидисциплинар перформанс белән берләштерә.

ISADAC (Югары Драма сәнгате һәм мәдәни анимация институты) – Рабат шәһәрендә урнашкан Марокко дәүләт югары уку йорты. Ул 1985 елда оеша һәм Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә эшли. Институт театр, сценография һәм мәдәни анимация өлкәсендә белгечләр әзерли.

«Lharraz» (яки «Әл-Харраз») пьесасында хикәяләү, музыка һәм урам театраль күренешләре белән үрелеп, мельхун сәнгате белән рухландырылган традицион шартларда бара. Әсәр үзен бар дөньяның хуҗасы итеп тойган Әл-Харраз хакында. Ул яшь кыз Айшаны ябылуда тотып, аны үзенә хатынлыкка алмакчы була. Ләкин Айша башка егетне – Мәхмүдне ярата.

Спектакльдә шул ук вакытта икенче сюжет сызыгы да үсеш ала: Мәхмүд һәм аның иптәшләре Айшаны Әл-Харраз тырнагыннан коткару өчен хәйләкәр планнар коралар. Абделла, Энзак һәм Бәһаят кебек  колоритлы персонажлар катнашуы һәм аларның шаян маҗаралары нәтиҗәсендә тарих комик һәм драматик ситуацияләр аша ачыла һәм хакимият иллюзиясен һәм аны тәэмин итүче комсызлыкны фаш итә. Осман персонажы барлыкка килү белән спектакльдә вәзгыять  катлаулана, аның оппортунизмы конфликтны тагын да кискенләштерә.

Үзенең бикле дөньясында Айша көчләп тагылган золым белән иреккә һәм мәхәббәткә омтылу теләге арасында эчке көрәш кичерә. Әл-Харраз, үз чиратында, авторитар контроль һәм өстенлекне югалтудан курку символы буларак ачыла. Вакыйгалар барган саен, алдау каршылык коралына әйләнә, аның хакимиятен акрынлап какшата һәм азатлыкка юл ача.

Сәнгать үзенчәлекләре

Пьеса үзенең музыка, бию һәм ансамбль уены берләшкән сәхнә төзелеше белән аерылып тора. Монда комедия социаль тәнкыйть белән үрелә, ирек, мәхәббәт һәм хакимият мәсьәләләре күтәрелә – болар барысы да Марокко халык театры рухын җете традицион фоннарда чагылдыра.

Билетлар:

«Әл-Харраз» / Югары Драма сәнгате һәм мәдәни анимация институты (ISADAC)