array(0) { }
Шүрәле-online
1 сәгать
Әкият
0+

Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән, бүгенге техника алгарышында исә онытыла барган ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие яши.  Алар менә ничәмә еллар инде халыкның рухи хәзинәсе булган, җир йөзендәге бердәнбер “ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ” китабын күз карасы кебек кадерләп саклыйлар. Әнә шул тылсымлы китапны кулга төшерү, аның үлемсез геройларын юкка чыгару ниятеннән, Кырлай урманында, компьютер дөньясындагы иң явыз вирусларның берсе – профессор Доктор Вирус пәйда була. (Чөнки аңа бар әкиятләргә дә хас булган күренеш – яхшылыкның яманлыктан өстен чыгуы ошамый.) Ике арада көрәш, тартышу башлана. Әмма һич көтмәгәндә, милли әкият каһарманнарына ярдәмгә чит илнең популяр мультфильмы геройлары – Шрек, Спайдермен һәм башкалар килә. Нәтиҗәдә әкиятнең ахыры, һәрвакыттагыча, уңай тәмамлана.

Төрле тылсым һәм могҗизалар, уен-көлке һәм җыр-биюләр белән сугарылган әлеге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.

Спектакльнең премьерасы 2010 нчы елның  20 декабрендә булды.

Билетлар:

Драматургы — ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ
Режиссёры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Роман Моров
Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз Абызов

Рольләрне башкаралар:

Шүрәле-online Шүрәле-online Шүрәле-online Шүрәле-online Шүрәле-online Шүрәле-online Шүрәле-online