
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга…
Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 8 ноябрендә булды.
Билетлар: