Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ИСЛАМИЯ ХАНЫМ МӘХМҮТОВАНЫҢ 75 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды.Бүген коллектив Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең режиссеры — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы — Исламия Мәхмүтова. Премьера 21, 22 нче декабрьдә көтелә.    

НОЯБРЬ АЕНА АФИША!!!
КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ 85 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 85 еллык юбилее «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле белән тарих битләрендә калды. Юбилей кичәсендә Татарстанның Мәдәният министрының беренче урынбасары — Эльвира Рафаилевна Камалова да катнашты. Ул Татарстанның беренче президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау сүзләрен җиткерде һәм Татарстанның атказанган исемен алган театрыбыз артистлары — Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк…

БҮГЕН КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген, 6 нчы ноябрь, Кәрим Тинчуринның рухи фатихасы белән оешкан театрыбызга — 85 яшь тулды. Тинчурин театры иҗат юлын 1933 нче елның 6 нчы ноябрендә Питрәч районы Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗми әсәре буенча куелган «Булат бабай семьясы»спектакле белән башлап җибәрә. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр — 85 ел дәвамында театрыбыз үзен яшәтүче төп көч —…

5 НЧЕ НОЯБРЬ — А.М.ТОПАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ХАКАС МИЛЛИ ДРАМА ТЕАТРЫ – «КИЧЕР МИНЕ ҖИРЕМ» («ӨЧ АРШЫН ҖИР») СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең соңгы көнендә — 5 нче ноябрь — А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры – «Кичер мине җирем» («Өч аршын җир») спектаклен тәкъдим итте. А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. «Кичер мине җирем» спектакле белән А.М.Топанов исемендәге Хакас…

4 НЧЕ НОЯБРЬ — КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ – «АТУ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең алтынчы көнендә — 4 нче ноябрь — Казан дәүләт яшь тамашачы театры – «Ату» спектаклен тәкъдим итте. Казан дәүләт яшь тамашачылар театры коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган…

3 НЧЕ НОЯБРЬ — С.ЧАНБА ИСЕМЕНДӘГЕ АБХАЗ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ – «КУЯННАР ҺӘМ БУАР ЕЛАННАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры коллективы әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Театр коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Спектакльнең режиссеры Мәдинә ханым Аргун җылы каршы алулары, һәрчак ярдәм итеп торулары өчен театр коллективына үзенең рәхмәтен җиткерде. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган…

2 НЧЕ НОЯБРЬ — О.БАТЫРАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДАРГИН МУЗЫКАЛЬ-ДРАМА ТЕАТРЫ – «ГУГЛАХАЙ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

О.Батырай исемендәге Даргин музыкаль-драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Даргин әкиятләренә нигезләнеп язылган «Гуглахай» спектакле нәни дусларыбызның күңеленә хуш килде. Бәйрәм көннәрендә аларга менә дигән бүләк булды. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды.      

1 НЧЕ НОЯБРЬ — М.ШКЕТАН ИСЕМЕНДӘГЕ МАРИ МИЛЛИ ДРАМА ТЕАТРЫ – «ЭРЕНЕР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Казандагы мари халыкларының оешмасы вәкилләре дә үзләренең милләттәшләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр: «әлеге фестиваль безнең араларны тагы да якынайтты», — дип, үзләренең шатлыклары белән дә уртаклашып уздылар. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк…

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ИКЕНЧЕ КӨНЕНДӘ — ЯР ЧАЛЛЫ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ — «ЯРАТЫЛМЫЙ КАЛГАН ЯРЛАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең икенче көнендә — 31 нче октябрь — Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры – Булат Сәләхның «Яратылмый калган ярлар» спектаклен тәкъдим итте Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм…