Театр сезонны йомгаклый.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 91 нче театраль сезонын тәмамлый. Коллектив 16 июньнән җәйге ялга чыга. Спектакльләр 24 нче июльдән күрсәтелә башлаячак.
Сезон нәтиҗәләре:
Премьералар:
- «Таһир-Зөһрә» (авт. — Ф.Бурнаш, реж. – З.Закиров)
- «Туган-тумача» (авт. һәм реж. – И.Зәйниев)
- «Хыялга бер адым» (авт. – Р.Галиуллин, реж. — Т.Имаметдинов)
- «Сезне Ватан Онытмас!» (хикәяләр авт. – Ә.Еники, авт. – Ш.Фәрхетдинов, реж. — З.Закиров)
- «Стоп, кода! Туй була!» (авт. – Н.Гаетбай, реж. — З.Харисов)
- «Бәхет хакы» (авт. – Х.Мөдәррисова, реж. – Р.Фазлыев)
Гастрольләр:
- Мәскәү (2 тапкыр)
- Нальчик (Кабардин–Балкар республикасы)
- Яр Чаллы
- Түбән Кама
- Ижау
- Самара
Юбилейлар:
- 50 яшь – Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов
- 60 яшь – Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева
«Могҗиза» студиясе:
- «Алтын алма» әкияте премьерасы
Фестивальләр:
- «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясе («Флешка, рэп һәм мәхәббәт») – Самара
- «Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале («Туган-тумача» спектакле)
- «Нефть-химия шәһәрләре театрлары атналыгы» («Туган-тумача» спектакле) – Түбән Кама
- «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивале («Туган-тумача» спектакле)
Илкүләм чаралар:
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» форумы (мәдәни программа кысаларында)
- XVI БРИКС саммиты (Тинчурин театры оркестры)
Җиңүләр:
- «Золотой Трезини-2024» VII халыкара премиясенең «Алтын дипломы» – «Җилкәнсезләр» спектакле
- III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы – Ильяс Камал
- «Тантана-2025» республика премиясе – Резедә Сәләхова («Иң яхшы хатын-кыз роле», «Туган-тумача» спектакле)
Мактаулы исемнәр:
- Татарстан Республикасының атказанган артистлары:
Резедә Сәләхова, Илнур Байназаров, Алмаз Ахунов
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Ильяс Камал
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Бәшәров