7 март 17.50 сәгатьтә театр фойесында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан театрыбыз фойесында бәйрәм концерты узачак.
Чарага керү 7 марттагы «Эх, алмагачлары!» кичке спектакленә алынган билетлар буенча.
Катнашалар:
Татарстанның халык артисты Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Илнур Байназаров, театрыбыз артистлары Айдар Фәтхрахманов һәм Салават Хәбибуллин.
Хөрмәтле тамашачылар, сезне яз һәм матурлык бәйрәмендә көтеп калабыз.